Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лениногорскида шәхси хуҗалыкларда ветеринария хезмәтенә прейскурант

Хәзерге вакытта шәхси хуҗалыкларга дәүләттән төрле ярдәм күрсәтелә, субсидияләр карала. Күптән түгел ветеринария ярдәме күрсәтүгә Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе тарафыннан прейскурант эшләнде, ягъни бәясе билгеләнде, дип хәбәр итә авыл хуҗалыгы идарәсе. Халык республика җитәкчеләре белән очрашулар вакытында ярдәмче хуҗалыкларга ветеринария хезмәте күрсәтүгә кагылышлы бәя турында да еш сорый...

Хәзерге вакытта шәхси хуҗалыкларга дәүләттән төрле ярдәм күрсәтелә, субсидияләр карала. Күптән түгел ветеринария ярдәме күрсәтүгә Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе тарафыннан прейскурант эшләнде, ягъни бәясе билгеләнде, дип хәбәр итә авыл хуҗалыгы идарәсе.

Халык республика җитәкчеләре белән очрашулар вакытында ярдәмче хуҗалыкларга ветеринария хезмәте күрсәтүгә кагылышлы бәя турында да еш сорый икән. Шунлыктан 2016 елда эпизоотиягә каршы план буенча чаралар үткәргәндә түләүле һәм түләүсез ветеринария хезмәте күрсәтүгә Баш ветеринария идарәсе тарафыннан прейскурант эшләнгән.

Мәсәлән, сыерларга (шул исәптән башмак таналарга) ветеринария хезмәте күрсәтү елга 500 сум тора, шуның 300 сумы республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан субсидияләнә, ягъни хуҗасына кире кайтарыла.

Калган хайваннарга хезмәт күрсәтүләр түләүсез. Аеруча куркыныч саналган авыруларга каршы эпизоотик чаралар да түләүсез башкарыла.

Ветеринария хезмәтләре арасында түләүсез күрсәтелә торганнарына - түләмәгә (сибирская язва), котыру авыруына каршы вакцинация (сыерлар, шул исәптән башмак таналар, 3 айдан зуррак булмаган яшь мөгезле эре терлекләр, сарыклар, кәҗәләр, атлар), классик дуңгыз чумасына каршы дуңгызларга вакцинация, туберкулезга тикшерү (сыерлар, шул исәптән башмак таналар, 2 айдан зуррак булмаган яшь мөгезле эре терлекләр), бруцеллезга һәм лейкозга тикшерү өчен кан алу (сыерлар, шул исәптән башмак таналар, сарыклар, кәҗәләр, атлар, дуңгызлар, 4 айдан зуррак булмаган яшь терлек), план буенча ветеринария хезмәтләре күрсәтүгә чыгу, терлекләрне карау, ашату, дәвалау буенча консультация һәм тиешле документлар тутыру төрләре керә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев