Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лениногорскилы кош үстерү белән шөгыльләнә башлаган

Лениногорск районында яшәүче Елена Лиорек 2019 елда «Агростартап» дәүләт программасы буенча Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында җиңүче булып, 3 миллион сум грант алган. Фермер 2020 елда кулланучыларга үстерелгән 20 мең чеби сатып, үзенең бизнес-планын гамәлгә ашыра.

 

Аларның кошчылык фермасы Бөгелмә районында Петровка авылы янында урнашкан. Моңа кадәр биредә ташландык сыер абзарлары булган. Шуларның өчесен ирле-хатынлы Лиореклар сатып алган. Хәзер алар ике-өч көнлек чеби сатып алалар, аларны бер айга кадәр үстерәләр һәм халыкка саталар. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Грант акчасына, үз акчаларыбызны да өстәп, заманча җайланмалар сатып алдык. Катнаш азыкны сатып алабыз, ышанычлы тәэмин итүчеләр белән генә эш итәргә тырышабыз», — дип сөйли Елена Сергеевна.

«Без, бизнес-план төзегәндә, гамәлдәге бәяләргә исәп тоттык, ә хәзер барысына да диярлек — электр энергиясенә дә, запас частьләргә, азыкка, чебиләргә дә бәяләр артты. Әмма артка юл юк, булганнан чыгып эш итәргә туры килә, акчаны да янга калдырырга өйрәнәсең», — дип сөйләде Елена.

Елена Лиорек — күп балалы әни, аның өч баласы бар, кече баласына — 6 ай. Эшмәкәрләр Лениногорскида яшиләр, фермага кадәр — 45 км. Елена гомер буе кием-салым саткан. Һәм менә грант ярдәмендә ул үз тормышын тамырдан үзгәрткән.

Алар тагын бер ферма сатып алып ремонтларга, кош-кортларның баш санын ике тапкыр арттырырга һәм чалу цехы төзергә, бөтен Татарстанны бройлерлар белән генә түгел, ит белән дә тәэмин итәргә планлаштыра.

 

 

https://tatar-inform.tatar

Фото: https://agro.tatarstan.ru/tat/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев