Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Малларны үз исәбеңә маркировкаларга мәҗбүр итәргә мөмкиннәр

Дәүләт Думасында йорт хайваннарын маркировкалау турындагы закон проектын кертү планлаштырыла.

Хәзерге вакытта документ Авыл хуҗалыгы министрлыгында килештерү процедурасын уза.

Хайваннарны маркировкалау мәҗбүри булачак. Ул булмаган очракта хайванның хуҗасына 500 дән алып 1000 сумга кадәр штраф яный. Терлек хуҗалары маркировка төрен мөстәкыйль сайлаячак.

Чиплаштыру белән беррәттән, мәсәлән, биркалар, татуировкалар, тавро, боҗра, муенчак һәм башка ысуллар кулланыла ала.

Процедураның бәясе күбесенчә хайванны маркирлау ысулына бәйле булачак.

Беренчел исәпләүләр буенча, процедура бәясе 5 тән 500 сумга кадәр булачак. Хуҗаларга боҗра иң арзанга төшәчәк - 5 тән 10 сумга кадәр, тик, тагын 20-50 сум эш процедурасы өчен түләргә кирәк булачак. Маркировканың иң кыйммәтле ысулларының берсе - татуировка - 100 дән 150 сумга кадәр (плюс 200-500 эш өчен).


 http://yashel-uzan.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X