Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Марат Әхмәтов басу-кырларда дымны саклау бурычы торганын әйтте

Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Дәүләт Советында журналистларга басу-кырларда дымны саклау бурычы торганын әйтте.

 

“Бүген көннәр салкынча торса да, җилле, кояшлы булгач, дымны югалту бара. Бурычыбыз: эшләп була торган басу-кырларда тиз арада дым каплатуны тизрәк эшләп калырга, чөнки ул дым киләчәктә бик кирәк булачак”, - диде.

Министр чәчүгә әзерлек кысаларында ягулык белән бәйле барлык оештыру чаралары кайгыртылганын әйтте. “Республикабызның алдан билгеләнгән ягулыкны урнаштыра торган база-складларга ягулык кайтарылды. Беренче транш – 25 мең тоннаны түләп кайтарып урнаштырдык. Хуҗалыклар сатып ала башладылар”, - диде ул.

Марат Әхмәтов “Татнефть” акционерлык җәмгыяте белән килешү булганын искәртте. “Түли барырга, саткан өлешеннән кергән акчаны кабат аларга җибәрү хисабына эшлибез. Минемчә, без бу эшкә өзеклек кертмәячәкбез, чөнки инде берничә ел эшләгән тәҗрибәбез бар”, - диде

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/17/184699/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев