Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Май аенда ашлыкка бәя артты, ди республика Авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов

Май аенда һәр көн саен ашлыкка бәянең артуы күзәтелгән. Бу хакта бүген Министрлар Кабинетында узган брифингта Авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов әйтте.

 

“Алга таба да ашлык базарында җанлану көтәбез. Узган көз һәм кыш ашлык сату базары өчен уңышлы булмады. Аны үзкыйммәтеннән дә азракка кулланган вакытлар булды. Май – ашлыкка бәянең үсүе белән истәлекле. Һәр көн диярлек бер тонна ашлык 50-100 сумга арта барды”, – диде министр.

Марат Әхмәтов сүзләренчә, бүген өченче класслы бодай 9 сум тирәсе. Дүртенче класслы бодай - 8, фураж бодае 7 сум.

“Мондый бәя узган җәйдән бирле булганы юк. Үсеш күзәтелә. Илебез узган елгы уңышның 49 млн тонна ашлыгын экспортка озатырга өлгерде. Киләсе урып-җыю чорына кергәндә, ашлык, киләсе елга караганда бәһалерәк булыр дип өметләнәбез”, – диде Марат Әхмәтов.

Чулпан Шакирова

Чыганак:http://tatar-inform.tatar/news/2018/06/05/165351/

pixabay.com фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев