Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Медицина күзәтүе – сәламәтлеккә беренче юл

Авыл хуҗалыгы тармагындагы эшләрне сау-сәламәт эшчеләр ярдәмендә генә башкарып чыгып була. Авыруларны булдырмау максатыннан, алар өчен куркынычсыз эш шартлары тудыру мөһим бурычларның берсе. Зарарлы шартлардагы эшләргә бары сау-сәламәт кешеләрне генә алу тиешле. Муниципаль район башлыгы катнашында узган координацион совет утырышында зарарлы шартларда эшләүчеләргә медицина күзәтүе уздыруны тәэмин итү турында карар...

Авыл хуҗалыгы тармагындагы эшләрне сау-сәламәт эшчеләр ярдәмендә генә башкарып чыгып була. Авыруларны булдырмау максатыннан, алар өчен куркынычсыз эш шартлары тудыру мөһим бурычларның берсе. Зарарлы шартлардагы эшләргә бары сау-сәламәт кешеләрне генә алу тиешле.


Муниципаль район башлыгы катнашында узган координацион совет утырышында зарарлы шартларда эшләүчеләргә медицина күзәтүе уздыруны тәэмин итү турында карар кабул ителгән иде. Аның чикләнгән вакыты бар: быелның 1 маена кадәр авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре әлеге эшне төгәлләргә тиеш. Күзәтүләрдән күренгәнчә, соңгы елларда авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә медицина күзәтүе уздыру кисәк кенә начарайды. Шуның нәтиҗәсендә, сезонлы эшләргә һөнәри авыру билгеләре булган, тиешенчә савыкмаган эшчеләр алына башлады.
2011-2012 елларда һөнәри авыру белән теркәлгән эшчеләр "Лениногорская"агрофирмасы" җәмгыятендә, "Родник", "Спартак" агрофирмасы", "Йолдыз" җәмгыятьләрендә бар. Әлеге авырулар медицина күзәтүе барышында түгел, ә табиб янында кабул итү вакытында ачыкланган.
2012 елда авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә мәҗбүри медицина күзәтүе Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгының боерыгы нигезендә яңа таләпләр буенча үткәреләчәк. Яңа боерык медицина күзәтүен оештыруны эш бирүчегә бурыч итеп беркетте.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, бу эшне озакка сузмыйча, район үзәк хастаханәсенә, шулай ук "Роспотребнадзор" идарәсенең Лениногорск бүлегенә һөнәр контингентларын һәм эшчеләрнең исемлекләрен җибәрсеннәр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Авыл