Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Печән өсте – бер вакыт кына

"Җәйнең бер көнендә кышын биш көнгә җитәрлек мал азыгы әзерләргә кирәк, вакытны юкка әрәм итмәгез", дигән иде республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов видеоконференция режимында уздырылган киңәшмәдә. Печәнне никадәр иртәрәк чабып алсаң, файдалы матдәләр шулкадәр сакланачак. Районда 28 июнь мәгълүматларына караганда, 3 мең 755 тонна печән әзерләнгән. Планда...

"Җәйнең бер көнендә кышын биш көнгә җитәрлек мал азыгы әзерләргә кирәк, вакытны юкка әрәм итмәгез", дигән иде республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов видеоконференция режимында уздырылган киңәшмәдә. Печәнне никадәр иртәрәк чабып алсаң, файдалы матдәләр шулкадәр сакланачак.



Районда 28 июнь мәгълүматларына караганда, 3 мең 755 тонна печән әзерләнгән. Планда 19 мең 418 тонна бар икәнен исәптә тотсак, әле эшлисе дә эшлисе. 1 мең 324 тонна печән төргәкләнгән. Сенаж 16 мең 100 тонна салынган (планда - 132 мең 963 тонна). Аграр министр күп итеп сенаж әзерлибез дип, сыйфаты турында да онытмаска кушты. Кайбер хуҗалык җитәкчеләре "Әле безнең запаста 1-2 баз сенажыбыз бар" дип әйтсәләр дә, сыйфаты ничегрәктер бит әле?
Яфрак азык әзерләү дә әллә ни сөендерми. Июнь ае төгәлләнә, әле бары 92 тонна гына әзерли алганнар. Күпьеллык үләннәр барлык мәйданның 9,9 гектарында чабып алынган. Әлеге юнәлештә "Лениногорская"агрофирмасы", "Ленин" җәмгыятьләре, "Союз-Агро"ның "Зеленогорский" бүлекчәсе, "Хәбибуллин Ф.З" фермерлык хуҗалыгы өлгергәнлек күрсәтеп, эшне төгәлләгәннәр инде. Сенаж, печән әзерләү буенча алдынгылар рәтендә - "Сатурн-Урал", "Хәбибуллин Ф.З" фермерлык хуҗалыгы. Район буенча бер шартлы баш малга 6,37 центнер азык берәмлеге туры килә. Бүгенге эшне иртәгә калдыру, битарафлык күрсәтү нәтиҗәсендә, эшләре сүлпән баручы хуҗалыклар да бар, болар - "Спартак", "Хәсәнов Х.Х", "Восходящая Заря", "Йолдыз" җәмгыятьләре.
Гомумән, республика буенча 555 мең гектарда күпьеллык үлән чабылган. Арча, Балтач, Буа, Нурлат, Апас районнарында эш яхшы оештырылган, дип яза республика матбугаты .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: печђн