Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Район хуҗалыкларындагы орлык материаллары турында сөйләштеләр (ФОТОЛАР)

Орлыкның сыйфаты турыдан-туры чәчүгә тәэсир итә. Шуны күздә тотып, бүген “Лениногорская агрофирмасы” җәмгыятендә семинар узды. Анда язгы чәчүгә тотылачак орлык материаллары турында сөйләштеләр.



Семинарда авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илнур Шәмарданов, “Россельхозцентр”ның Лениногорск бүлеге белгечләре, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре һәм агрономнар катнашты.

Семинарның беренче өлеше агрофирманың ашлык складында узды. Икенче өлеше – мәдәният йортында үтте.

Бүгенге көндә хуҗалыкларда 8,5 мең тонна сабан, бөртекле-кузаклы һәм эре культура орлыклары бар. Бу турыда авыл хуҗалыгы идарәсенең производство-маркетинг бүлеге начальнигы Ренат Мостафин сөйләде, хуҗалыклардагы орлык материаллары, аларның сыйфатын арттыру юллары турында да мәгълүмат бирде. Ул хуҗалык җитәкчеләренә чәчү алдыннан орлыкларны эшкәртүгә игътибар юнәлтергә кушты.

“Россельхозцентр” белгечләре орлыклардан үстерелгән үсентеләргә анализ ясады.

Биологик препаратлар белән сату итүчеләр дә семинарда катнашып, үз продукцияләрен тәкъдим иттеләр.


Розалия Мостафина
Фото: авыл хуҗалыгы идарәсеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев