Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Район кырларында сап-сары көнбагышлар үсәчәк

Быел Зәй-Каратай авылы янындагы кырларда итальян сортлы сап-сары көнбагышлар үсәчәк.

Аларның уңышы яхшы гына булып, орлыгыннан май ясар өчен заводка озатачаклар. Ул көнне “Лениногорская агрофирмасы” механизаторлары кырда көнбагыш чәчә иде.


Көнбагыш чәчү бераз четереклерәк икән. Көнбагыш чәчү бригадасының агрономы Илфат Бәдретдинов әйтүенчә, аңа тигез, дымлы җир кирәк. “Узган ел Керкәле якларындагы басуларда чәчкән идек. Уңышы әйбәт булды, җире дә яхшы иде. Шулай ук Чирмешән районында агрофирманың кырлары бар әле, анда да  чәчтек, барлыгы 1 мең гектарда иде”, ди.


Кырда биш берәмлек трактор чәчә, тагын берсе алдан культивацияли, моннан тыш ике трактор тырмалап бара. Бер кырыйда капчык белән орлык төялгән КамАЗ машинасы тора. 


Урдалы авылыннан булган механизатор Рамил Гарифуллин авыл хуҗалыгында күптәннән эшли. Мәктәпне тәмамлагач Зеленая Рощадагы СПТУда укыганнан соң колхозга эшкә килә, тракторга утыра. 25 елдан артык хезмәт эшчәнлеге вакытында төрле техниканы күргән, төрлесендә эшләгән.


-    Хәзер эшли торган МТЗ-82 тракторын былтыр яңаны тапшырдылар. Яңа булгач, яхшы инде. Әле менә көннәр матур торганда чәчүне тизрәк тәмамларга дип эшлибез. Әлегә җирдә дым бар. Корылык озакка гына китмәсен, - ди Рамил абый.
Механизаторларны эшкә вахта машинасы йөртә. Ашату ике тапкыр, төшке ашны һәм кичкесен кырга алып киләләр. Рамил абый трактор артындагы тартмаларга салынган көнбагыш симәнәсен дә күрсәтте. Агроном әйтүенчә, итальян сортлы икән алар. Орлык алдындагы тартмаларда минераль ашлама салынган, туфракка икесе берьюлы кереп бара.


Авыл хуҗалыгы тармагында яшь механизаторларның булуы – уңай күренеш. Яңа Иштирәк егете Илнар Газизов шунлыйлардан. Ул үзе 1993 елгы. Шәһәрдә 14нче училищеда укып тракторчы-машинист һөнәре ала. Армиядә булып кайтканнан соң, “Лениногорская агрофирмасы”на эшкә килә. Ул МТЗ-82 тракторын иярли. Техникасы да яңа, 2015 елгы икән. Сөйләвеннән аңлашылганча, нияте - киләчәктә дә авыл хуҗалыгында эшләү. 


-    Кайда булса да, барыбер эшләргә бит инде. Авылда шунысы яхшы: техникада һәрвакыт эш бар. Менә чәчүдән соң корткычларга каршы эшкәртү башлана, аннары көнбагышның рәт араларын эшкәртәчәкбез, - ди Илнар.


Ул әти-әнисе һәм хатыны Мәрьям белән авылда тора. Көз аенда гаиләдә тулылану көтелә икән, бәби туачак. 


Агрофирманың Зәй-Каратай бүлекчәсендә көнбагыш 670 гектарда булачак, ди бүлекчә җитәкчесе Шәһит Якупов. “151 гектарда борчак чәчелде, 350 гектарда карабодай, 800 гектарда уҗым бодае булачак. Мул уңыш алу өчен технологияләрне төгәл үтәп, чәчәргә тырышабыз”, ди ул.

текст һәм фото: Розалия Мостафина 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев