Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Район һәм шәһәрдәге авыл хуҗалыгы объектларын исәпкә алачаклар

Киләсе ел җәй район һәм шәһәрдәге авыл хуҗалыгы объектларын исәпкә алачаклар. Бу эш бөтенроссия авыл хуҗалыгын исәпкә алу кампаниясе кысаларында узачак. - Безнең район буенча унике меңгә якын объект исәпкә алыначак, чама белән, бер сан алучыга 460 объект туры килә, - ди дәүләт статистика бүлегенең Лениногорск буенча җитәкчесе Лилия Хисмәтуллина....

Киләсе ел җәй район һәм шәһәрдәге авыл хуҗалыгы объектларын исәпкә алачаклар.
Бу эш бөтенроссия авыл хуҗалыгын исәпкә алу кампаниясе кысаларында узачак.
- Безнең район буенча унике меңгә якын объект исәпкә алыначак, чама белән, бер сан алучыга 460 объект туры килә, - ди дәүләт статистика бүлегенең Лениногорск буенча җитәкчесе Лилия Хисмәтуллина.
Шулай итеп, исәпкә алу кампаниясе 2016 елның 1 июленнән 15 августкача дәвам итеп, авыл хуҗалыгы буенча кулланылучы объектлар турында мәгълүмат тупланачак. Исәпкә алынучы объектлар исемлеге төзелгән инде. Аңа фермер хуҗалыклары, шәхси хуҗалык алып баручылар, шәһәрдәге кайбер шәхси йортлар, шулай ук авыл хуҗалыгы предприятиеләре керә. Исәпкә алуда катнашучылар анкета сорауларына җавап бирергә тиеш булачаклар, анда җир участогы, анда җитештерелә торган продукция, агач-куаклар, техникалар, терлекләр, кредит алу-алмау, заманча алымнар куллану кебек сораулар булачак.
Үткән исәпкә алудан аермалы буларак, монысында мәгълүматлар кәгазьгә түгел, ә электрон формада тупланачак икән, ягъни исәпкә алучылар планшет тотып йөриячәк. Исәпкә алу нәтиҗәсе буенча авыл хуҗалыгының реаль хәле ачыкланып, киләчәктә үсеш юллары билгеләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 2016 сельхозперепись сельхозперепись