Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Районда аграр предприятиеләрдә авыл хуҗалыгы техникаларының кышкы саклауга кую торышы тикшерелде

Кичә аграр предприятиеләрдә авыл хуҗалыгы техникаларын кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркларын ремонтлауга әзерләү буенча конкурс узды.

Тикшерү барышында ашлык җыю, азык җыю комбайннарының, азык әзерләү техникасының, чәчү, туфрак эшкәртү агрегатларының торышы, алынган частьләрне һәм детальләрне саклау, ремонтны оештыру, шулай ук хезмәтне саклау һәм хезмәт өчен түләү шартлары бәяләнде.
 

Тикшерү комиссиясен  Татарстан  Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының инженер-техник бүлеге башлыгы Ришат Булатов җитәкләде, шулай ук  комиссия составына Лениногорск авыл хуҗалыгы  идарәсе башлыгы Илнур Шәмәрдәнов, Гостехнадзорның Лениногорск буенча инспекторы Илнур Галимов, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләре керде.

Нәтиҗәдә иң яхшы әзерләнүче хуҗалык дип   «Август-Мөслим» билгеләнде, 2 урынны «Сатурн-Урал» хуҗалыгы, 3 урынны «Маркс» алды .

 

Фотолар: авыл хуҗалыгы идарәсеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев