Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Районда "Хәбибуллин Ф.З" хуҗалыгы уракны тәмамлады

Бүгенге көндә, төгәлрәге 12 август көненә булган мәгълүматка караганда, Лениногорск районында урып-җыю эшләре 80 процентта башкарылган.

 

Республика буенча карасак, Зәй районы беренчеләрдән булып уракны төгәлләде дә инде. Уракның тиз баруы быел икмәкнең чыгышы аз булу белән аңлатыла. Район басу-кырларыннан  26 мең гектардан артык мәйданнан икмәк җыеп алынган инде. Барлыгы, 12 август көненә 34 мең 267 тонна бөртеклеләр суктырылган. Уңыш уртача гектарыннан 13 центнер тәшкил итә, аерым алганда, язгы бодай – 15 центнер, көзге бодай – 13,2 центнер.

Районда бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларны суктыру эшен “Хәбибуллин Ф.З” фермер хуҗалыгы тәмамлады. Урак темпы яхшы баручы хуҗалыклар арасында – “Август-Лениногорск”, “Сатурн-Урал”, “Маркс” аграр предприятиеләре бар.Бүгенге көндә язгы бодай, арпа, солы, вика суктыралар.

Аграр хуҗалыкларда рапс культурасын май-орлык өчен җыю эше дә башланды. Рапс культурасы безнең районда 6 мең 891 гектарда чәчелгән. Бүгенге көндә 140 гектары алынган.

фото: редакция архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев