Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Районда терлекчелек тармагы буенча яртыеллык нәтиҗәләр куандыра

Райондагы терлекчелек тармагы буенча яртыеллык нәтиҗәләр сөендерә: сөт җитештерү дә, узган ел белән чагыштырганда, арткан, мал саны да арту ягында һәм үрчем дә яхшы гына бара.


Авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 1 июльгә районда барлыгы 13 мең 579 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Узган ел исә бу чорда 300 башка ким булган. Аграр предприятиеләрдә 4 мең 230 баш сыер бар. Ел башыннан 6 ай дәвамында барлыгы 92 мең 121 центнер сөт җитештерелгән. Узган ел шул чордагы күрсәткечтән 5 мең 907 центнерга артык.

Хәзерге вакытта авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә бер сыердан 15 килограмм сөт савалар. Әлегә сыерлар җәйге көтүлекләрдә яшел үлән белән туклана. Ярый әле кызу көннәр бераз сүрелде, ул кешеләргә генә түгел, малларга да тискәре йогынты ясый бит. Кигәвен-черкиләргә каршы хуҗалыкларда ветеринария чаралары үткәрәләр. Аны икенче төрле сыерларны ванна кертү дип тә атап булыр иде. Әлеге ысулны “Ленин” җәмгыятендә сыер савучылар конкурсы барышында күрсәткәннәр иде. Сыерны сулы зур ваннага кертеп, кигәвен-черкигә каршы препаратны сиптерү ярдәмендә башкаралар. Сыерның гәүдә өлеше тулысынча эшкәртелә. Тиешле ветеринария чараларын, технологияләрне башкарганда гына югары күрсәткечләргә ирешеп булганын аңлап эшлиләр хуҗалыкларда. Чөнки сөт – төп керем чыганагы. Тик сөткә бәянең түбән булуы гына шәхси хуҗалыкларның да, аграр предприятиеләрнең дә зур борчуы булып тора. Ә монысы башка тема.


Аграр предприятиеләрдә эшләүче терлекчеләр малларга карата сыйфатлы азык, тиешле тәрбия куллану  нәтиҗәсендә мөгезле эре терлекнең тәүлеклек артымын 644 граммга җиткерә алганнар. Узган ел шул вакытта 596 грамм тәшкил иткән. Ә менә дуңгызларның тәүлеклек артымы былтыргыга караганда, бераз кимегән. Ярты ел эчендә 18 меңнән артык баш мыркылдык туган. Үрчем дә яхшы бара, мәсәлән, яңа бозаулар саны 1 июльгә 2 мең 859 башка җиткән.

Розалия Мостафина тексты һәм фотосы

Дәвамы "Заман сулышы" газетының җомга, 20 июль санында

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев