Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Районга, "Август-Лениногорск" хуҗалыгына яңа комбайннар кайтты

Районыбыз басу-кырларында урак вакытында 50 берәмлеккә якын кыр корабы эшли.

Районда комбайннар паркы бик иске  дип әйтеп булмый, аграр предприятиеләр уракта яңа комбайн белән эшләргә тырышалар.
Дөрес, барлык хуҗалыклар да түгел. Чөнки үзегез беләсез, яңа комбайн бәясе кыйммәт, финанс ягы чабудан тарта. Төрле программа яки лизинг белән генә алсалар.

Узган ел район хуҗалыкларына 18 берәмлек яңа комбайннар кайткан иде. Күптән түгел исә “Август-Лениногорск” аграр предприятиесенең техника паркы 5 берәмлек комбайнга тулыланды.

Август ае башлануга “TUCANO 580” комбайннары хуҗалыкка кайтты һәм кырларга эшкә чыкты. Яңа партия авыл хуҗалыгы техникасына йөкләнешне киметте. Әйтергә кирәк, узган сезонда йөкләнеш бер комбайнга 1 мең гектар туры килгән булган.

“Август-Лениногорск” хуҗалыгы тракторчы-машинисты Илдар Гайнетдинов яңа техника турында фикерләре белән бүлеште:
-    Мондый комбайнда эшләве бик рәхәт.  Ул уңайлы булуы һәм югары җитештерүчәнлеге белән аерылып тора. 15нче сезон уракта катнашам, төрле техника күрергә туры килде, монысы белән чагыштырып булмый. Яшь комбайнчылар да рәхәтләнеп эшли ала, хезмәт хакы да лаеклы, - ди 41 яшьлек механизатор.

Артем Александров быел комбайн штурвалы артына утырган, моңарчы комбайн ярдәмчесе булып эшләгән. “Бик әйбәт комбайн, экономияле. Хезмәт күрсәтү буенча да гади, барысы да аңлашыла”, - ди.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев