Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Районның алдынгы комбайнчылары (+фотолар)

Бүгенге көндә Лениногорск районында урып-җыю эшләре 71 процентта башкарылган.

 

Кызу көннәрдә басу-кырларда тырышып эшләүче комбайнчыларга Ходай ярдәм бирсен дип телибез. Муниципаль район җитәкчелеге дә аларның тырыш хезмәтен бәяләп, атна саен алдынгы комбайнчыларны билгеләп, акчалата сертификатлар тапшыра.

"Иң яхшы комбайнчы" конкурсы 19 июльдә башланды. Атна саен җиңүчеләр комбайнның җитештерү көченә карап, билгеләнә. Беренче атнаның җиңүчеләре:

 Хабибуллин Азат -   "Хәбибуллин Ф.З" фермер хуҗалыгыннан, КЗС-7 комбайнында  179 тонна бөртекле суктырган.

 Вәлиәхмәтов Болгар -  «Август-Лениногорск» , Торум-750 комбайнында  402 тонна суктырган.

Икенче атнаның җиңүчеләре:

 

 Камалиев Ильяс  -  «Сатурн-Урал»,  «Нью-Холланд ТС-56» комбайнында   135 тонна суктырган.

 

 Рахимов Марс  - " Кузнецов И.Н" хуҗалыгыннан,   «Вектор-410» комбайнында 185 тонна бөртекле җыйган

 Зиятдинов Айрат  - «Агрофирма Спартак», «Нью-Холланд СХ6090» комбайнында   206 тонна суктырган.

 Вәлиәхмәтов Болгар -  «Август-Лениногорск» предприятиесеннән,  244 тонна.

Акчалата сертификатларны һәм флагларны район башлыгы Рәгать Хөсәенов һәм авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илнур Шәмарданов тапшырдылар.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев