Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Районның азык әзерләү техникалары “имтихан тотты” (+ хуҗалык урыннары + ФОТОЛАР)

Тиздән малларга азык әзерләү вакыты җитә. Шуны күздә тотып, республика авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре районнарда азык әзерләү техникаларын карап-күзәтеп чыга, эшкә әзерлеген билгели. 8 июньдә шундый тикшерү безнең районда да үтте. "Татагролизинг" җәмгыятенең баш инженеры Нурсил Вәлиев, башкарма комитет җитәкчесе Наил Залаков, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илнур Шәймарданов, идарә белгечләре,...

Тиздән малларга азык әзерләү вакыты җитә. Шуны күздә тотып, республика авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре районнарда азык әзерләү техникаларын карап-күзәтеп чыга, эшкә әзерлеген билгели. 8 июньдә шундый тикшерү безнең районда да үтте.
"Татагролизинг" җәмгыятенең баш инженеры Нурсил Вәлиев, башкарма комитет җитәкчесе Наил Залаков, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илнур Шәймарданов, идарә белгечләре, Гостехнадзор, Россельхозцентр вәкилләре катнашында хуҗалыклардагы мал азыгы әзерләү техникалары, сенаж-силос траншеялары, шулай ук хезмәтне саклау таләпләре үтәлеше тикшерелде.
Техника, янгын куркынычсызлыгына, хезмәткә түләү шартларына да игътибар бирелде.
Смотр-конкурс нәтиҗәләре: беренче урында - "Лениногорская агрофирмасы", икенчедә - "Восходящая Заря", өченче урында - "Союз-Агро"ның "Зеленогорский" бүлекчәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: азык әзерләү техника

2
X