Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы азык-төлек эмбаргосының алты еллык эшчәнлегенә йомгак ясады: Татарстанның авыл хуҗалыгы үсештә

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы «Россия Федерациясе иминлеген тәэмин итү максатларында аерым махсус икътисадый чараларны куллану турында» Россия Президенты указы белән кертелгән азык-төлек эмбаргосының алты еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясады.

 Бу вакыт эчендә АПКның Россия секторы үсешнең сизелерлек динамикасын күрсәтте: бүген Россия үзен төп азык-төлек продуктлары белән тулысынча тәэмин итә һәм тармакның экспорт потенциалын актив үстерә.

«Безнең аграрийлар эше һәм нәтиҗәле дәүләт сәясәте нәтиҗәсендә узган алты елда агросәнәгать продукциясен җитештерү күләме 22,4 процентка   артты, ә тармак, тулаем алганда, Россия икътисадының драйверларының берсенә әверелде. Без барыбыз бергә авыл хуҗалыгын рентабельле булмаган һәм куркыныч тармак буларак кабул итүне үзгәртә, эшлекле мохиттә моның заманча, югары технологияле һәм табышлы бизнес булуын аңлау формалаштыра алдык. Узган ел йомгаклары буенча авыл хуҗалыгы оешмаларының рентабельлеге 13,3%ка җитте, бу 2013 ел күрсәткечләреннән ике мәртәбә, диярлек, югары. Бүген без Россия һәм чит ил капиталының тотрыклы агымын, хәтта элек АПКга бернинди катнашы булмаган инвесторлар ягыннан да, билгеләп үтәбез», - дип билгеләп үтте Дмитрий Патрушев.
 

Татарстан  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сүзләренә караганда, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы эмбаргосын керткәннән соң, шулай ук, җитештерү күләмнәрендә үсешне саклап кала һәм күрсәтә алды. Ашлык җитештерү буенча үсеш 60 % тәшкил итте (2019 елда республиканың авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре 4,1 млн. тонна ашлык җыйдылар, 2013 елда 2,6 млн. тонна ашлык җыелган иде). Җиләк-җимеш тармагы яңа интенсив бакчаларга нигез салу исәбенә үсештә импульс алды. Тулаем җыем 40%тан артык үсеш белән 109 мең тонна тәшкил итте.

Бу елларда орлыкчылык тармагына зур игътибар бирелде. 7 ел эчендә 47 сорт булдырылган, шуларның 43 е РФ селекция казанышларының Дәүләт реестрына кертелгән, 23 е - дәүләт сорт сынаулары узды. Соңгы елларда республикада чәчү мәйданнарының яртысыннан артыгын ТатНИИСХ сортлары били, һәм Россиядә Татарстан селекциясе сортлары астында 1,7 млн. гектар мәйдан бар.
 

2015-2019 елларда Татарстанның агропромышленность комплексына 140 млрд сум инвестицияләнгән: 96 млрд сум - авыл хуҗалыгына, 44 млрд сум - эшкәртү промышленностенә.

 

 http://yashel-uzan.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев