Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Рөстәм Миңнеханов агросәнәгатьтә цифрлы сервисларны күбрәк кулланырга өндәде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов агросәнәгать комплексына яңа технологияләрне максималь рәвештә кертергә өндәде. Бу хакта республика Дәүләт Советына еллык юллама вакытында яңгырады.

 

«Агросәнәгать комплексы өлкәсендә авыл хуҗалыгы җитештерүенең нәтиҗәлелеген арттыру буенча эшне дәвам итәргә кирәк. Мондый эшнең уңай мисаллары бар инде. Уңыш булдыру процессы белән идарә итүдә цифрлы карарлардан файдалану Минзәлә районының «Калморза» компаниясенә өч ел эчендә бер гектарга акчалата керемне 3,5 тапкыр арттырырга мөмкинлек бирде», — дип мисал китерде ул.

Авыл хуҗалыгы производствосында яңа технологияләрне модернизацияләү һәм гамәлгә кертү хезмәт җитештерүчәнлеген, хезмәт хакын һәм бу тармакның яшьләр өчен җәлеп итүчәнлеген арттыруга китерә.

Резервлар бар, аларны кулланырга кирәк, дип саный Татарстан Президенты. Бу хакта реаль мисаллар сөйли. Әтнә районының «Тукай» хуҗалыгында югары технологияле комплекс төзелгән, анда хезмәткәрләрнең 70 проценты яшьләр.

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X