Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Сугышлы авылында халыкны юллар проблемасы борчый

Сугышлы авылында узган җыенда юл мәсьәләсе буенча сораулар яңгырады. Аерым алганда, Сугышлы белән Юлтимер арасындагы юл бик начар хәлдә, диделәр.



Ел саен өлешчә генә ясала да, вак таш җәелә. Тик бу гына коткармый, яхшы асфальтлы юл кирәк. Тик әлеге эш бик зур суммалар сорый.
Шулай ук Сугышлы халкын элеккеге аграр хуҗалыктан калган ташландык гараж территориясе дә борчый. “Бик ямьсез урын булып тора, ташлар да тузып ята. Берәр хәл кылырга иде”, ди алар.

Сугышлы авыл җирлегендә 17 кеше үзмәшгуль булып теркәлгән. Шәхси хуҗалыкларга килгәндә, Зиятдиновлар белән Маткаримовлар гаиләсе күпләп мал тоталар, программа буенча мини-ферма да төзегәннәр.

Дөрес, авыл җирлегендә туучыларга карганда, үлүчеләр күбрәк. Хәер, монысы шәһәрдә дә күзәтелә инде.
Җыенда район башлыгы Рәгать Хөсәенов, район башлыгы урынбасары Сергей Тимаков, шулай ук прокуратура, полиция вәкилләре һәм төрле хезмәт күрсәтү белгечләре катнашты.


Җыен турында “Заман сулышы”нда тулырак укырсыз.
Розалия Мостафина
Автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев