Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Светлана Васильева: «Ат тоту зур түземлек сорый»

Баксаң, атларга бирелә торган паспортта мәгълүмат кешенекенә караганда, күбрәк языла икән. Күптән түгел шундый документны кулыма тотарга насыйп булды. Зеленая Рощада атлар асраучы Васильевлар гаиләсендә паспортның төрлесе бар: совет заманында ул башкача булган, еллар үтү белән ясалышы, формасы үзгәргән. Чиста токымлы атларга кызыл тышлы, ә ярым токымлыларга (полукровный) сары төстәге...

Баксаң, атларга бирелә торган паспортта мәгълүмат кешенекенә караганда, күбрәк языла икән. Күптән түгел шундый документны кулыма тотарга насыйп булды. Зеленая Рощада атлар асраучы Васильевлар гаиләсендә паспортның төрлесе бар: совет заманында ул башкача булган, еллар үтү белән ясалышы, формасы үзгәргән.


Чиста токымлы атларга кызыл тышлы, ә ярым токымлыларга (полукровный) сары төстәге документ би­релә. Анда туган елы, кушаматы, җе­несе, туган урыны, теркәү номеры, баш-аякларының зурлыгы, өстәмә бил­геләре, башка токым белән кушылган булса, нинди токым икәне дә, бары­сы да язылган. Совет заманындагысы бер битле булган, тышына зур итеп "Государственный Агропромышленный комитет Союза ССР" дип язылган.

Ә аларның атлары паспортлы, токымлы, гади итеп әйткәндә, колхоз атлары түгел - Сабантуйларда чабышта катнашып, алдынгы урыннарны бирмәүче атлар. Гаиләнең хуҗабикәсе Светлана апа моннан 27 ел элек Урдалыдан Зеленая Рощага килен булып төшкәч, беренче атны алып кайталар.
- Орлик кушаматлы ат иде ул. Ул вакыт белән бәясе дә кыйммәтле: 2 мең ярымга сатып алдык. Дөресрәге, зур абыемның бүләге булды, аның Себердә эшли торган чагы. Мин аңа ат турында сөйләгән идем, "Сеңелем, атларны яратасың, монысына кызыккач, ал" диде. Ул вакытта авылларда ат тотучылар юк та диярлек иде, бу тармакта башлангычлар булганбыздыр, - дип сөйли ул.
Мәкаләнең дәвамын "Заман сулышы" газетының 80 нче номер саныннан укый аласыз.
Розалия Мостафина, автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: лошади лошадь