Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Сыер һәм кәҗә асраучыларның ветеринария хезмәте чыгымнары капланачак

“Май аеннан тиешле акчаларны хуҗалыкларга җиткерәчәкбез”, - диде Марат Әхмәтов

Сыер, кәҗә асраучыларга ветеринария хезмәте чыгымнарын каплау мәсьәләсе, һичшиксез, уңай хәл ителәчәк. ТР Премьер-министры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Хөкүмәт йортында брифингта шул хакта әйтте.

“Моңа кадәр язгы чәчүгә әзерлек өчен икенче ихтыяҗларны финансларга тырыштык, хәзер май аеннан бу статьяда каралган акчаларны хуҗалыкларга җиткерәчәкбез. Кәҗә тотучыларга да кагылачак”, - диде министр.

“Финанс министрлыгыннан беренче транш суммасыннан бирә башладык. Ветеринария хезмәте өчен түли торган бу кәгазь боткасыннан коткару өчен, 300 сумны да дәүләттән субсидия эченә керттек, ләкин сыер санына карап, аның күләме төрлечә”, - дип искәртте Марат Әхмәтов.

“Без бит субсидияне сата торган сөтнең түбән бәясен күпмедер дәрәҗәдә каплау өчен бирәбез. Бер генә сыер асраучы ул сөтне үз гаиләсе ихтыяҗларына тота. Бер сыерлыларга 2 мең сум һәм ветеринария хезмәте өчен 300 сум Ә ике һәм күбрәк сыер асраучыларның продукциясе сатуга китә”, - диде министр һәм андый хуҗалыкларга субсидия күбрәк булуын әйтте.

Әхмәтов сыер һәм кәҗә асраучыларга субсидияләр белән дәүләттән ярдәм итү өчен 390 млн сум акча каралганын белдерде.

“Без бит субсидияне булган терлек санын саклау өчен бирәбез. Субсидияне алып, терлек санын киметкән хуҗалыклар белән аерым сөйләшү кирәк булачак әле безгә. Хәтта терлек санын арттыру өчен 40-50 шәр мең субсидия алып, ул терлекне яңадан иткә җибәргән очраклар да бар. Дәүләт һәм субсидия алучы арасында мондый мөнәсәбәт булырга тиеш түгел”, - диде министр.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/07/185884/

Фото: Р. Хабибуллина
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев