Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы Бакчачы көненә багышланган ярминкәгә чакыра

5 сентябрьдә Казанда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән «Казан» агросәнәгать паркында Бакчачы көненә багышланган ярминкә узачак.

Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы сайты хәбәр итә.

Шәһәр халкы бакчачылар үстергән авыл хуҗалыгы продукциясен сатып ала, төрле конкурсларда һәм мастер-классларда катнаша алалар.

Казан, Чаллы, шулай ук Әлмәт, Югары Ослан, Биектау, Зеленодольск, Лаеш, Түбән Кама, Питрәч, Тукай һәм Чистай районнарыннана коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләре  җиләк-җимеш, яшелчә, җиләк-җимеш агачлары үсентеләре һәм башка продукция алып киләчәкләр.

Ярминкәгә шулай ук Татарстан кулланучылар оешмалары берлегенең район бүлекчәләре дә ярдәм итә.

  • Татарстанда барлыгы 900дән артык коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәте теркәлгән. 1 миллионнан артык граждан гомуми мәйданы 20 мең гектар булган 376 мең бакча кишәрлегеннән файдалана. Татарстан җитәкчелеге бакчачыларга актив ярдәм күрсәтә. 2017 елдан башлап бакчачыларның проблемаларын хәл итүгә 500 млн. сумнан артык акча бүлеп бирелде. Шулай итеп, өч ел эчендә эшләрне финанслау өчен 1 млрд 650 млн. сум акча бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев