Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Татарстан фермерларга ярдәмгә акча бирәчәк

Татарстанда быел кече хуҗалыкларны үстерүгә республика бюджетыннан 1,7 миллиард сум акча бүленәчәк. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров республиканың Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясенең XX съездында шул хакта сөйләде. Бу турыда ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

 

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясе җитәкчелеген авыл халкына ярдәм чаралары турында актив мәгълүмат бирергә кушты.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, «кече хуҗалыклар авыл яшәү рәвешенең нигезе булып тора», дип ассызыклады. Ул шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның һәр юлламасында авыл тормышын саклауга аерым игътибар бирүен искәртте.

«Киләчәктә фермерлык хәрәкәтен үстерү, халыкның эшлекле активлыгын күтәрү өчен тагын да нәтиҗәлерәк чаралар күреләчәк. Авылда җитди торак программасы барлыкка килер дип ышанам, чөнки бу мәсьәлә беренче планга чыга», — диде Марат Әхмәтов.

 

https://tatar-inform.tatar

Фото: архив/Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев