Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Татарстан Президенты грантына конкурста республика комбайнчылары көч сынаша, лениногорскилылар да бар

Татарстанда комбайнчылар арасында ТР Президенты грантына республика конкурсы уза. Анда суктыруда 1139 комбайн һәм игеннәрне чабуда 114 комбайн катнаша, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте.

 

«Быел министрлыкның конкурс комиссиясе иң күп ашлык суктыру һәм иң күп чабу мәйданы күрсәткечләре буенча республика һәм район дәрәҗәсендә 200 җиңүчене билгеләячәк, — диелә хәбәрдә. — Үткәрелә торган ярышларның объективлыгы өчен техника төркемнәргә бүленгән».

Беренче төркемгә 140тан 230га кадәр ат көче, икенчесенә — 230дан 290га кадәр ат көче, өченчедә — 300дән 326га кадәр ат көче, дүртенчедә — 351дән 530га кадәр ат көче булган комбайннар керә.

 

Конкурс урып-җыю кампаниясендә югары күрсәткечләргә ирешкән игенчеләрне бүләкләү, шулай ук уңышны оператив һәм сыйфатлы җыеп алу һәм авыл хуҗалыгы техникасын нәтиҗәле куллану максатыннан үткәрелә.

Иң яхшы комбайнчыларны бүләкләү өчен Татарстанда 100 мең сумлык 200 грант гамәлгә куелды.

 

 https://tatar-inform.tatar/news/agriculture/26-08-2020/tatarstan-prezidenty-grantyna-konkursta-1-2-me-n-n-artyk-kombaynchy-k-ch-synasha-5766153

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев