Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Татарстан сыерларына «фитнес-браслетлар» кигезделәр

Татарстанның Мамадыш районында “Азык-төлек программасы” агросәнәгать комплексында иң алдынгы яңалыкларның берсе буларак, һәр сыерның бозаулый торган вакытын сәгатенә кадәр төгәл күрсәтеп, ветеринар телефонына хәбәр җибәрә торган уникаль система керттеләр.

 

Предприятиенең  терлекчелек  буенча  директоры   Илнур Фатыйхов әйтүенчә, һәр сыерга  «фитнес-браслет» кебек  датчик урнаштырылган, ул  сыерның  торышын  анализлап  тора  һәм  шактый  күп күрсәткечләр чагыштырмасы  буенча сыерның  бозаулау  вакытын төгәл  итеп билгели.     Бозауларга  бер  сәгать  кала  махсус  кушымта  аша  ветеринар телефонына  хәбәр  килә.  Ветеринар, тиешле  урынга  килеп, процессны  контрольдә тота  һәм сыерга  ярдәм  итә ала.    

2019 елда  предприятиегә сөт  һәм  ана  терлекләр  тоту  буенча  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы тарафыннан   субсидияләнә.  Хуҗалыкта  барысы   4900 баш  сыер бар, көнгә    84 тонна  сөт  савыла.   Шуны  да  әйтергә  кирәк,  сөтнең төп  күрсәткечләре  буенча     шулай  ук  һәр сыерның  продуктивлыгы  һәм  сәламәтлк  торышы  анализлана.    Шуннан  чыгып,  хайваннарга    рацион  исәпләнә,  ул    15-17 компоненттан  тора.  Биналарда  сөтүткәргечләр,   азык  ташыгычлар,   тирес  җыю  транспортерлары урнаштырылган,  вентиляция системасы ремонтланган һәм башка эшләр  эшләнгән.   

Республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтыннан

http://agro.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1624430.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев