Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Татарстанда кырларны эшкәртүне мониторинглау сервисы эшли башлады

Технология геомәгълүмат системасына бәйле, анда белгечләр кыр паспортларын алып баралар һәм нинди культура чәчелгән, ул ничек эшкәртелергә тиешлеген күрсәтә.

Татарстанда кырларны эшкәртүне мониторинглау сервисы эшли башлады. Бу турыда министрлык матбугат хезмәте хәбәр итә.

Киңәшмә барышында республика районнарында сиптергечләр мониторингы буенча вәзгыятькә анализ ясалды.

Исегезгә төшерәбез, сиптергечләрне мониторинглау сервисы уңдырышлылыкны күтәрү һәм кырларның сиптергечләр белән ничә мәртәбә эшкәртелүен контрольдә тоту өчен булдырылган. Системага тоташучы хуҗалыклар дәүләт ярдәмен югары коэффициент белән алачак.

Сервис «Агрополия» проекты кысаларында эшләтеп җибәрелде. Технология геомәгълүмат системасына бәйле, анда белгечләр кыр паспортларын алып баралар һәм нинди культура чәчелгән, ул ничек эшкәртелергә тиешлеген күрсәтәләр, шулай ук ГЛОНАСС системасына бәйле, аның буенча без кырның сиптергеч белән эшкәртелгәнме-юкмы икәнен тикшереп торачаклар.

 

https://tatar-inform.tatar

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев