Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Татарстанда урып-җыю кампаниясе катлаулы булачак, ди Марат Әхмәтов

Татарстан кырларында үсемлекләрнең үсеше өчен шартлар уңай, әмма туфракта дым җитәрлек түгел. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдерде. "Явым-төшем кирәк", - дип билгеләп үтте министр. Аның сүзләренчә, корткычларга һәм авыруларга каршы көрәшкә зур игътибар бирү зарур. "7-8 ел...

Татарстан кырларында үсемлекләрнең үсеше өчен шартлар уңай, әмма туфракта дым җитәрлек түгел. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдерде.
"Явым-төшем кирәк", - дип билгеләп үтте министр. Аның сүзләренчә, корткычларга һәм авыруларга каршы көрәшкә зур игътибар бирү зарур.
"7-8 ел элеккеге күрсәткечләр белән чагыштырганда, яхшы уңыш формалашсын өчен туфракка 2 тапкыр азрак ашлама кертелә, шуңа тукландыру зарур", - диде ул. Аның сүзләренчә, бу финанс чыгымнарның 10 процентын тәшкил итә, әмма уңышка сизелерлек йогынты ясаячак.
"Бер айдан ашлык җыеп алу кампаниясе башлана", - диде М.Әхмәтов. 2 млн гектарга якын мәйданнан ашлык җыеп аласы була. 10 елда ашлык суктыру техникасы 2 тапкырга - 3600 машинага кадәр кимеде.
"Әлбәттә, хуҗалыкта көчле комбайннар, үзйөрешле чапкычлар булганда һәм 2 смена эшләгәндә, ул кадәр куркыныч түгел. Әмма һәр хуҗалыкта да яңа комбайннар юк, эш оештыру дәрәҗәсе дә түбән, шуңа күрә хәзердән үк өстәмә техника җәлеп итү мөмкинлекләрен эзләргә кирәк", - дип билгеләп үтте ул.
Агротехника паркын киңәйтергә планлаштырган хуҗалыклар, элеккечә, федераль һәм республика ярдәме алачак, дип вәгъдә итте министр. Ул һәр комбайнга 2 профессиональ комбайнчы куярга тәкъдим итте. "Уңыш мул булыр дип көтелә, ә һава шартлары катлаулы. Тәүлек буе эшләргә туры киләчәк", - диде ул.
Чыганак:http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урып җыю