Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Ветеринария идарәсе: Мартта кошлар кайта, алар белән бергә кош гриппы да

«Вакыйгаларның начар борылышларына әзер тору кирәк», — дигән Алмаз Хисаметдинов.

 

ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе кош гриппын кисәтүгә игътибарлы булуны искәртә. «Мартта кошлар кайта, алар белән бергә кош гриппы да», — дигән идарә башлыгы Алмаз Хисаметдинов Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгындагы киңәшмәдә.

Аның сүзләренчә, бүгенгә инфекциянең барлык чыганаклары вакытында көчсезләндерелеп, инфекция таралуга киртә куелган.

«Моңа карамастан, бу юнәлештә уртак эш кирәк. Моның сәбәбе — тиздән безнең якларга кайтачак күчмә кошлар. Мартта кошлар кайта, алар белән бергә кош гриппы да, шуңа күрә вакыйгаларның начар борылышларына әзер тору кирәк», — дигән Алмаз Хисаметдинов.

Ул, шулай ук, Африка дуңгыз чумасы таралуын кисәтү буенча чаралар турында әйткән. Татарстанда кыргый кабаннар арасында Африка дуңгыз чумасының алты очрагы билгеле: Әлмәт һәм Алабуга районнарында берәр һәм Зәй районында дүртәү.

Алмаз Хисаметдинов аучылык хуҗалыклары белән кыргый кабаннарны аттырып, аларны 100 процент тикшерү алып барылганын искәрткән.

Котыру авыруын кисәтү буенча да эш алып барыла. Соңгы алты елда котыру очраклары 9 тапкыр кимеп, 2020 елда 37 очрак билгеле.

Фото: pixabay.com

 https://tatar-inform.tatar

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев