Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Яңа Иштирәктә яшәүче Ильяс Гыйбадуллин - оста кул да, уңган ир дә

Ильяс Гыйбадуллинның 13 яшенә алып биргән тракторына 25 елдан артык вакыт узса да, ул бүген дә өр-яңа кебек. Аңа тузан кунарга ирек бирмичә карап, эшләтеп кенә тора хуҗасы. Алай гына түгел, Т-16 тракторына төрле җайланма, агрегатларны үз кулы белән ясап куйган, хәзер ул хуҗалыкта универсаль техника, менә дигән булышчы. Яңа...

Ильяс Гыйбадуллинның 13 яшенә алып биргән тракторына 25 елдан артык вакыт узса да, ул бүген дә өр-яңа кебек. Аңа тузан кунарга ирек бирмичә карап, эшләтеп кенә тора хуҗасы.


Алай гына түгел, Т-16 тракторына төрле җайланма, агрегатларны үз кулы белән ясап куйган, хәзер ул хуҗалыкта универсаль техника, менә дигән булышчы. Яңа Иштирәктә яшәүче Гыйбадуллиннар гаиләсе янында булып, аларның уңган-булганлыгына, әйбер кадере дигән төшенчәнең асылын аңлап, ата белән ул, кайнана белән киленнең бергәләшеп яшәүләренә сокланып кайттым.
Бу йортта Хатип абый белән Әнисә апа уллары Ильяс, киленнәре Ми­ләүшә, ике оныклары бе­лән яшиләр. Аларның хуҗа­лыгында биш төрле техника, 6 баш мөгезле эре терлек, бозаулар, умарталар, тавык-казларны әйтеп тә тормыйм, эшкәртергә 25 гектарга якын җирләре бар. Бу хәтле "байлыкның" барысына Ильяс «гаепле».
- Алты ел элек янгын сүндерү частенә эшкә кердем, анда бер тәүлек эшләп, өч көнлек ял итү эш графигына куйдылар. Соң, ул өч көндә өйдә нишләп ятмак кирәк, - дип сөйли Ильяс. - Буш вакыт бар, шунлыктан мал санын арттыра башладык. Билгеле, малтуарга азык кирәк, ә аны сатып алып кына булмый, үзең чәчеп, уңышын җыярга җире дә кирәкте. Җирне кул белән эшкәртеп булмый, техника сорый, анысын да алырга туры килде. Менә шулай итеп, берсе артыннан икенчесе җыелды, ишәйде, - ди ул.
Башта өч гектарга пе­чән чәчеп башланган мәйдан­нар тора-бара киңәйгән. Әти-әнисенең алтышар гектар пай җире дә килеп кушыла, аннан тагын арендага алалар. Әлеге өлкәдә күпме кәгазь боткасы булуын, артыннан күпме йөрергә кирәклекнең мәшәкатьләрен Ильяс үзе генә белә. Җирләре Чияле тау ягында урнашкан. Җирнең өч гектарына люцерна, бер гектарына бәрәңге, кабак, чөгендер, шулай ук бөртеклеләр өчен дә урын калдырыла. Бәрәңгенең калганын саталар икән, тик былтыр уңышы бик яхшы булмаган.
- Малларга икмәк сатып алмый башлаганга быел көзгә өч ел була, азык, фураж белән тәэмин итеп торабыз, - ди.
Ильяс җир эшкәртүгә кешегә ялынып тормый, ДТ, МТЗ тракторына утырып үзе эшли, уңышын җыяр өчен «Нива» комбайны да бар, «Лениногорская» агро­фирмасыннан списать ителгәнне сатып алдым да, ремонтлап шуның белән эшләп йөрим», ди. Кырга йөрергә, печән алып кайтырга, гомумән, йөк ташу өчен машинасы - ГАЗ-51 бар. Алда әйткәнемчә, бәләкәй, халык телендә «топ-топ» дип йөртелүче тракторы хуҗалыкта бөтен эшне башкара.
Ильяс аңа үз кулы белән печән чапкычын, җир сөрә торган, бәрәңге утырта торган агрегатларны ясаган. Алтын куллы икән, токарь станогында эретеп ябыштыру белән әллә ниләр майтарып куйган. Барысына да үз тырышлыгы белән ирешкәне сизелә, югыйсә, «кешедән эшләтеп булмый бит инде» дип, еш кабатламас иде.
Теманың дәвамын "Заман сулышы" газетының 50 нче номер саныннан укый аласыз.
Розалия Мостафина,
автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ильяс гыйбадуллин