Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Ала карга сагышы

Авылда әни белән йортта нәрсәдер эшләп йөрибез. "Карр" дип, лапас башына бер ала карга килеп кунды. "Әнә безнең карга", - ди әни: "Нишләп сезнеке ул?" - минәйтәм. Ул шуннан соң әлеге вакыйганы сөйләп китте. «...Яз көне. Өй каршындагы каен агачы төбендә каз бәбкәләре саклап утырам. Бервакыт чыр-чыр килгән тавышка күтәрелеп...

Авылда әни белән йортта нәрсәдер эшләп йөрибез. "Карр" дип, лапас башына бер ала карга килеп кунды. "Әнә безнең карга", - ди әни: "Нишләп сезнеке ул?" - минәйтәм. Ул шуннан соң әлеге вакыйганы сөйләп китте.


«...Яз көне. Өй каршындагы каен агачы төбендә каз бәбкәләре саклап утырам. Бервакыт чыр-чыр килгән тавышка күтәрелеп карадым, каенның калын ныклы ботаклары өстенә ала карга оя корган икән, балалар да чыгарган. Тегеләре шактый гына үсеп, кош кыяфәтенә дә кергәннәр. Берзаман әти-әниләре боларны очарга өйрәтә башлады. Ата карга - бер яктан, анасы икенче яктан карап тора. Бәләкәй кошлар чыркылдашып, канат җилпеп очып китәләр. Бер кошчык кына канатларын җилпегән кебек була, тик җиргә килеп төшә. Шуннан соң бу бөтенләй дә очарга талпынмый башлады, җирдә генә йөри. Бәбкәләр читкәрәк китсә, килеп азыкларын ашап китә. Ата һәм ана карга күзләреннән ычкындырмыйлар моны.

Ярар, бәбкәләр үсте, көндез елгага төшерәбез, кичен генә алып кайта башладык. Аларны йорттагы утарга ябарга көйләдек. Бервакыт, карыйм, теге карга баласы да шунда йөри. Соң, ашарга кирәк бит инде. Моның ашап туйганын көтеп тордым да, тукта әле, берәр чире булып бәбкәләремә ияртә күрмәсен, койманың теге ягына чыгарып җибәрим дим. Кагылуым булды, ике яктан ике карга килеп ябырылды. Тегеләр койма башында балаларын саклап утыралар икән. Шуннан соң мин дә аңа бүтән кагылмадым, бәбкәләр янында йөрде шунда. Үзе ул чирле дә түгел кебек, ике аягында бик яхшы йөри, ләкин оча алмый. Барыбер, ниндидер чире булган күрәмсең инде, бер көнне үлгән бу. Алып чыгып арткы бакчаның бер почмагына күмдек. Шунда әткәсе белән әнкәсенең очканын күрсәң, шаккатырсың. Күмгән җир тирәли түгәрәк ясап очалар. Бик көчле каркылдашалар.
...Карга баласының үлгәненә бер елдан артык вакыт үтте инде. Ул яшәгән урынга гел килеп йөриләр, озак итеп карап торалар. Әнә бүген дә әтисеме - әнисеме килеп җиткән. Менә, син, карга гына диң!"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: карга