Заман сулышы

“Атаклы балта остасы”на 90 яшь

Зәй-Каратай авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Гыйльметдин ага Хәлирахманов үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бу тантана уңаеннан ул яшәгән йортка балалары, оныклары, туганнары, күрше-күлән җыелган иде. Авыл җирлеге башлыгы Миләүшә Идиятова юбилярга Россия Президенты В. Путинның Рәхмәт хатын тапшырды, район җитәкчесе Рәгать Хөсәеновның һәм үзенең рәхмәт...

Зәй-Каратай авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Гыйльметдин ага Хәлирахманов үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.


Бу тантана уңаеннан ул яшәгән йортка балалары, оныклары, туганнары, күрше-күлән җыелган иде. Авыл җирлеге башлыгы Миләүшә Идиятова юбилярга Россия Президенты В. Путинның Рәхмәт хатын тапшырды, район җитәкчесе Рәгать Хөсәеновның һәм үзенең рәхмәт сүзләрен җиткерде. Шулай ук "Лениногорская" агрофирмасының авыл бүлекчәсе җитәкчесе Равил Кәримов та гомерләрен авыл хуҗалыгына багышлаган бу хөрмәтле парга үзенең ихлас соклану хисләрен белдереп истәлек бүләге тапшырды.
90 яшьлек гомер бәйрәменә аягында йөреп, үз акылы белән килеп кергән Гыйльметдин аганың тормыш юлы сокланырлык. 18 яшьлек егетне бөтен кешелек дөньясын астын-өскә китергән Бөек Ватан сугышы барган 1943 елда Армия сафларына алалар. Ул илебезнең көньяк чикләрен саклаучы НКВД гаскәрләре сафында пограничник булып хезмәт итә башлый. Сугыш тәмамланыр алдыннан алар хезмәт иткән частьне илебезнең көнбатыш чикләренә күчерәләр. Аңа Көнбатыш Украинада бандеровчыларга, Литва урманнарында качып яткан фашист иярченнәренә каршы көрәшләрдә катнашырга туры килә. Үлем белән берничә тапкыр күзгә-күз очрашып, дошман ядрәләреннән исән-имин котылып туган авылына 1951 елда гына әйләнеп кайта. Анда да, бернинди һөнәре булмаган солдатны җиңел тормыш көтеп тормый. Ләкин югалып калмый: дизель моторларын караучы һөнәрен үзләштерә, такта яручы булып эшли башлый. Авылдашлары арасында колхозда агач белән эшләүче, хәтта авыл хуҗалыгы машиналарының, комбайннарның заводларда гына эшләнә торган детальләрен агачтан ясаучы атаклы балта остасы буларак таныла.
Гыйльметдин аганың Миңсылу апа белән тормыш коруына да 63 ел үтеп киткән инде. Мондый бәхет бик сирәкләргә генә насыйп була. Алар Миңниса, Гайфетдин, Атлас, Фәнил, Рәмзилә исемле балалар үстереп, аякка бастыралар. Аларның барысы да тормышта үз урыннарын тапкан, хөрмәтле кешеләр, Хәзер үзләре балалар, оныклар үстерәләр. Миңсылу апа яшьли ятим калып (әтисе Минфатыйх 1942 елда яу кырында һәлак була), колхоз тормышының ачысын-төчесен татып, үзе әйтмешли "таякка эшләп" үскән сугыш чоры баласы.
Иртә таңнан колхоз эшенә йөгерү, гаилә учагын саклау, эреле-ваклы балаларны ашату-эчертү, йорт-җирне, мал-туар һәм кош-кортларны карау, кыскасы, меңләгән мәшәкать була аның җилкәсендә. Татар хатын-кызларына гына хас булган мөлаем йөзле, ягымлы, төпле акыллы, сабыр холыклы, үткен сүзле бу апа көр күңеллелеген һаман да югалтмаган әле.
Мәкаләнең дәвамын "Заман сулышы" газетының 85 нче номер саныннан укый аласыз.
Җәүдәт Хәлимов, Зәй-Каратай

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: