Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Балалар китапханәсендә сабантуй узды (ФОТОлар)

Ю.Гагарин исемендәге үзәк балалар китапханәсендә 4 июнь көнне 3 нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән берлектә татар халкының милли бәйрәме Сабантуй гөрләп узды.

Менә ничә ел инде китапханәдә бу күркәм бәйрәмне уздыру матур традициягә әверелде. Милли киемнән киенгән китапханәчеләр, әкият геройлары Батыр белән Шүрәле бәйрәмгә ямь өстәде. Балалар бик теләп геройлар белән берлектә һәр ярышта бик теләп катнашты, егылды-торды, әммә читкә тайпылмады, финишка ашыкты. Балалар уенчык атларга атланып узышты, кашыкка йомырка куеп йөгерде, капчык сугышында катнашты, көянтә-чиләк тотып ярышты. Ә инде канат тарту уены исә сабыйларга аеруча ошады. Милли уеннарда катнашырга теләүчеләр саны да күп иде. Шулай итеп, бәйрәм күңелле узды. Балаларның да, тәрбиячеләрнең дә күңелләре күтәренке. Бәйрәмдә сабыйлар булуы, аларның татар телендәге җырлар башкарулары, уеннарда катнашуын күзәтү дә кызыклы иде. Әлеге  милли бәйрәм сабыйлар күңелендә озак сакланыр.


Балалар китапханәсе хезмәткәре,
 Ләйсән Рахманова 

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев