Заман сулышы

“Бөгелмә батыры”

Узган елны озатып, Яңа елны каршы алганда, күңел төпкелендәге хатирәләр яңара. Тормышта булган күңелле мизгелләр белән беррәттән, явызлык, мәкер, хөсетлек яшәвен дә уйлап куясың. Шундый булган хәлне сезгә Рафик ага сөйләп үтә. Авыл кешеләренең көтеп алган бәйрәме - Сабантуй. Бәйрәм урыны да сайлап алынган: урман янәшәсендәге матур аланлык. Төрле-төрле чәчәкләрдәй,...

Узган елны озатып, Яңа елны каршы алганда, күңел төпкелендәге хатирәләр яңара. Тормышта булган күңелле мизгелләр белән беррәттән, явызлык, мәкер, хөсетлек яшәвен дә уйлап куясың. Шундый булган хәлне сезгә Рафик ага сөйләп үтә.


Авыл кешеләренең көтеп алган бәйрәме - Сабантуй. Бәйрәм урыны да сайлап алынган: урман янәшәсендәге матур аланлык. Төрле-төрле чәчәкләрдәй, чуардан-чуар киенгән халык белән аланлык тулган. Сабантуй башлана. Кем нәрсәгә сәләтле - үзен күрсәтә. Җыр-бию, көрәш, гер күтәрү дисеңме. Кемне нәрсә кызыксындыра - шуны карый. Кайберләре куаклыкка кереп табын коруны кулайрак күрә, "Бөгелмә батыры" белән көрәшә, үз күңелен үзләре күрә. Сала торгач, "Бөгелмә батыры" берәвен җиңә. Тегесе табын кырыенда ук йоклап кала...
Сабантуй бетә, халык тарала. Төн үзенекен итә, әлеге "көрәшче" йокысын дәвам итә. Моның эте дә үзе белән Сабантуйга килгән була, хуҗасын көтә-көтә дә.
Җәмәгате иртүк торса - эте кайткан, хуҗа юк. Хатын: "Хуҗаңны кая калдырдың?" - дип, этен ачулана. Тегесе күздән югала.
Эт хуҗасын эзләп таба, битен ялый башлый. Җәмәгатем мине үбә, дип, этнең муеныннан кочаклап, үбәргә керешә, авызына йон кергәч, эте чинап җибәрә. Агай аңына килә. Торып утыра. Кулындагы сәгатенә карый - сәгате юк. Тирә-ягына карса - киемнәреннән дә җилләр искән. Аягындагы оекбашына хәтле - салдырып алып киткәннәр. Ул бераз айный төшә. Этенә ияреп, авылына кайта. Авылдашларының көтү куа торган вакыты була. Бакчалар аша качып-посып, энесенең мунчасына кереп чума.
Эте боларның тәрәзә янына килеп һау-һаулап өрә. Энесе аптырап чыгып, эт янына килә. Тегесе аны мунчага ияртеп китеп, ишеген тырный башлый. Ишекне ачса - ни күрсен - абыйсы ярым-шәрә мунчада утыра! Хәл-әхвәлен аңлагач, үз киемнәрен кидереп, абыйсын өенә илтә.
Җәмәгате усалланып каршы ала:
- Син себерке, кайда себерелеп йөрисең? - дип тавыш чыгара. Ни эшләсен, "Бөгелмә батыры" гаебен таный, һәм барысын да бәйнә-бәйнә сөйләп бирә. Менә шулай. Шагыйрьчә әйтсәк:
Кемгә бәйрәм,
Кемгә Сабантуй.
Кемгә хәсрәт,
Кемдә явыз уй...
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: