Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Бозау караучылар сыер савучыларны җиңде

Ул көнне «Ленин» хуҗалыгының ферма территориясендә маллар авазына җыр-музыка, уен-көлке тавышлары да кушылды. Хуҗалыкның профсоюз оешмасы һәм Федотовка авылы җирлеге хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм оештырды. Ферма ишегалдында сый-нигъмәт белән тулы өстәл әзерләнде, бер кырыйда ир-атлар шашлык кыздырды, самавыр кайнап торды. Бәйрәмне директорыбыз Наил Галимов котлау сүзләре белән ачып, һәрберебезгә исәнлек-саулык,...

Ул көнне «Ленин» хуҗалыгының ферма территориясендә маллар авазына җыр-музыка, уен-көлке тавышлары да кушылды.
Хуҗалыкның профсоюз оешмасы һәм Федотовка авылы җирлеге хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм оештырды. Ферма ишегалдында сый-нигъмәт белән тулы өстәл әзерләнде, бер кырыйда ир-атлар шашлык кыздырды, самавыр кайнап торды.
Бәйрәмне директорыбыз Наил Галимов котлау сүзләре белән ачып, һәрберебезгә исәнлек-саулык, гаилә бәхете, эшебездә уңышлар теләде. Бозау караучы Мария Шарипова өчен - икеләтә бәйрәм булды. Шушы көннәрдә ул 50 яшьлек юбилеен үткәрә. Аңа районнан бирелгән Мактау грамотасы, чәчәкләр тапшырылды.
Бирегә җыелганнарны яз бәйрәме белән «Ленин» җәмгыятенең баш зоотехнигы Илдус Бигманов, профсоюз оешмасы җитәкчесе Михаил Карпов, авыл җирлеге башлыгы Валентина Павлова котлады. Шашлык ашап, кайнар чәй эчкәч, уеннар башланды: кашыкка йомырка куеп йөгерү, калак белән су ташу, капчык киеп йөгерү - берсе дә калмады. Бозау караучылар сыер савучыларны аркан тартышу уенында җиңде. Гер күтәрүдә дә хатын-кызларыбыз оста, монда сыер савучы Зөлфия Павлова беренче булды.
Хатын-кызларны котларга мәктәп директоры Маһиҗан Габдуллин да килгән иде, ул моңлы җырлар бүләк итте. Үзе белән һава мылтыгы алып килгән, мишеньнәр куеп, ату ярышы оештырды. Бу ярышта бозау караучы Татьяна Абросимова иң күп очко җыйды. Бию ярышында сыер савучы Татьяна Ильдебенева белән хуҗалыкның баш экономисты Владимир Трофимов, ламбада биеп, хәтта беренче урынны алды. Башка уеннарда да терлекче хатын-кызларыбыз бик актив катнашып, бар яктан уңган-булганлыкларын күрсәтте, рәхәтләнеп күңел ачып, ял иттеләр.
Бәйрәмнең азагында, җиңүчеләрне әйтеп, бүләк тапшырыр вакыт җиткәч, район башлыгы Рәгать Хөсәенов, башкарма комитет җитәкчесе Наил Залаков килде. Алар гүзәл затларыбызны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.
Бәйрәмнән бар кеше дә күтәренке кәеф белән таралышты. Оештыручыларга рәхмәт әйтеп, терлекчеләребез кичке эшләренә кереште.
Любовь ВАСИЛЬЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Федотовка