Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Бәйрәмең белән, укытучы!

Менә бәйрәм башланганны көтәбез, үзара гәпләшеп утырабыз. Күңелләрне ерак еллар артында калган кояшлы 1 сентябрьгә кайтарып, укытучы өчен җир йөзендәге алыштыргысыз музыкасын йөрәк түренә салып, гап-гади мәктәп кыңгыравы чылтырый. Хезмәттәшебез, районның моңлы җырчысы Таһир Шәмсуаров башкаруындагы "Укытучыма" җыры миңа, әле яңа гына пенсионерлар сафына баскан укытучыга, бик кадерле өч вакыйганы...

Менә бәйрәм башланганны көтәбез, үзара гәпләшеп утырабыз. Күңелләрне ерак еллар артында калган кояшлы 1 сентябрьгә кайтарып, укытучы өчен җир йөзендәге алыштыргысыз музыкасын йөрәк түренә салып, гап-гади мәктәп кыңгыравы чылтырый.


Хезмәттәшебез, районның моңлы җырчысы Таһир Шәмсуаров башкаруындагы "Укытучыма" җыры миңа, әле яңа гына пенсионерлар сафына баскан укытучыга, бик кадерле өч вакыйганы искә төшерде. Беренчесе - иртәнге биштә торып, түземсезләнеп 1 сентябрьдә беренче класска укырга баруым. Икенче истәлек - ирем Равил Гыймаев белән гаилә коргач, җитәкләшеп укытырга баруыбыз. Һәм өченчесе - менә бүгенге 1 сентябрьне тәүге тапкыр лаеклы ялдагы укытучы буларак каршы алдым...
Әйе, Шөгер мәктәбе төрле елларда биредә белем биреп, эшләп лаеклы ялга чыккан иң гүзәл кешеләрен нигъмәт тулы түгәрәк өстәл янына җыйды. Бездә чәй табыны янында хезмәттәшләрне җыеп күңел ачу күптәннән гадәткә кергән. Быелгысы бигрәк тә эчтәлекле, мәгънәле узды дияр идем. Залда Шөгер мәктәбенең генә түгел, район, республика мәгариф үсешенә саллы өлеш керткән маякларыбыз утыра. Һәркайсы хакында да сәгатьләр буе сөйләсәң дә, яшь буынны аңлы-белемле итеп тәрбияләүгә багышлаган изге гамәлләрен барлау кыен әле. Заманында алдынгы карашлы мөгаллимә, мәктәп директоры, милләтпәрвәр, үзенчәлекле каләм иясе Венера Сөләйманова, Шөгер төбәгенең "ике аяклы тарихы", чын мәгънәсендә, мәгърифәтче, гарәп телендә якташларыбыз тарафыннан төрле чорларда иҗат ителгән шигырьләрне, язмаларны татарчага тәрҗемә итеп халкыбызга кайтаручы, кулъязма китаплар итеп төпләүче, мәктәптә хезмәт иткән дәверендә дистәләрчә шәкертләренә әдәбияткә, мәдәнияткә юл салучы Сәгыйть ага Хәбиров, туган телебезгә, әдәбиятыбызга мәхәббәт тәрбияләп күркәм нәтиҗәләргә ирешүче Зәйнәп Газимҗанова һәм башкалар белән ничекләр горурланмыйсың ди инде?!
Мәктәп директоры урынбасарлары Эльмира Гарифуллина, Римма Сәүбәнова, Әлфия Хасмөхәммәтова өлкән яшьтәге коллегаларын Укытучылар көне белән тәбрикләде, авыр, әмма җәмгыять өчен үтә кирәкле хезмәтләрендә иң беренче чиратта ныклы сәламәтлек, иҗади уңышлар, шулай озак еллар яшьлек дәрте белән янып яшәүләрен дәвам итүне теләде. Рәхәтләнеп аралаштылар Шөгер мәктәбе укытучылары, онытылмас көн-елларны хәтергә төшерделәр, яшь мөгаллимәләргә төпле киңәшләр бирделәр. Мәктәпнең алыштыргысыз профсоюз рәисе Рәзинә Шириева һәм башлангыч сыйныф укытучылары һөнәри бәйрәм тиешле югарылыкта узсын өчен барын да эшләделәр дияр идем. Кичәне шигырьләр, җырлар белән бизәп, алып барган өчен Таһир Шәмсуаров, музыка белән баетучы музыка укытучысы Илгиз Бадыйкшановка рәхмәтләребез чиксез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: љлкђннђр кљне