Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Эшчән кеше – имәндәй

Тормышы нык, таза булганнарны юкка гына имәнгә тиңләмиләр. Хезмәттән ямь табып, булсынга эшләүчеләрнең гомер юллары да имәндәй ныклы була һәм алар бары тик хөрмәт, мактау сүзләренә генә лаек. Зәй-Каратай авылында яшәүче Җәдит Казаковның фидакарь хезмәтенә сокланмау мөмкин түгел. Үзенең бөтен гомерен җир эшенә багышлаган шәхеснең тормыш юлы җиңелләрдән булмый. Җәдит...

Тормышы нык, таза булганнарны юкка гына имәнгә тиңләмиләр. Хезмәттән ямь табып, булсынга эшләүчеләрнең гомер юллары да имәндәй ныклы була һәм алар бары тик хөрмәт, мактау сүзләренә генә лаек.


Зәй-Каратай авылында яшәүче Җәдит Казаковның фидакарь хезмәтенә сокланмау мөмкин түгел. Үзенең бөтен гомерен җир эшенә багышлаган шәхеснең тормыш юлы җиңелләрдән булмый. Җәдит аганың хәтер түрендә бик күп истәлекләр саклана...

Дәһшәтле сугыш елларына туры килгәнлектән, Җәдит Казаков балачакның кабатланмас гүзәл мизгелләреннән мәхрүм кала. Ачлык, ялангачлык, сарана тамырлары ашау, чабата өстерәп йөрүләр...

Язмыш җилләре Җәдит аганы төрле һөнәрләрне үзләштерергә мәҗбүр итә: сугыштан соң таралган мәктәпләрне торгызу, маллар көтү, электрик вазифасын башкару. Ләкин ул үзен авыл хуҗалыгы өлкәсендә генә табуга ирешә. Чистай авыл хуҗалыгын механикалаштыру техникумында белем алган чорда биргән антына гомере буена тугры калып, чын мәгънәсендә, кырлар патшасына әверелә. Җәдит абый - үз тормышының 25 елын фәкать укуга гына багышлаган шәхес. Казан, Саратов, Омск, Ворошиловград авыл хуҗалыгы фәнни тикшеренү институтларында барысы 12 мәртәбә 2-3 айлык белем күтәрү курсларында укырга һәм белемнәрне гамәлгә ашырырга насыйп була. Әлеге саннар бик күп нәрсә турында сөйли.

Җәдит Казаков төрле елларда җитәкләгән хуҗалыклар иң югары дәрәҗәгә ирешә, чөнки таңнарны төнгә ялгап, колхоз эшенә җаны-тәне белән бирелә ул. Җәдит аганың намуслы, тырыш хезмәте игътибарсыз калмый. Ул - күп кенә Мактау грамоталары, "Хезмәттәге батырлык" медале, республикада беренче булып, производствога өйрәтү буенча программа төзегән өчен, Мәгариф министрлыгы бүләкләренә ия кеше. Җәдит Казаков шулай ук авыл хуҗалыгы өлкәсенә керткән өлеше, фидакарьлеге өчен "Татарстанның атказанган агрономы" исеменә лаек булды. Бүләкләрне, данлыклы исемнәрне санау җиңел, әлбәттә. Әмма аларның һәрберсе артында үз-үзеңне аямау, эшеңне чын күңелдән башкару, хезмәтеңә тугрылыклы булуның да торуын онытмау зарур.

Җәдит абый! Сез - үзегезнең эшегез, гамәлегез белән Зәй-Каратайны гына түгел, безнең тарихи Лениногорск районын да башкаларга таныткан шәхес. Бу яшь буында бары тик горурлык һәм соклану хисләре генә уята. Ә язмамны Җәдит абыйның шигъри юллары белән төгәллисе килә:

Орлык сипкәч, үсәр шытымнарым,

Мәрхүм ана бүләк иткән балаларым.

Шытымнарым, сез, дусларым-

Шулар инде минем моңсу җырларым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев