Кечкенә вакытында әнисе белән мәктәпкә ияреп килеп, шыпырт кына аның дәресләрен карап, күзәтеп утырганда: "Мин дә укытучы булам", дигән уе ныклы булган, күрәмсең. Федотовка мәктәбендә укытучы булып эшләүче, шушы көннәрдә 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Галина Степанова турында әйтүем.
Аның әти-әнисе авылдагы иң тырыш, булдыклы кешеләрнең берсе. Әнисе Анна Порфирьевна...
.jpg)
Кечкенә вакытында әнисе белән мәктәпкә ияреп килеп, шыпырт кына аның дәресләрен карап, күзәтеп утырганда: "Мин дә укытучы булам", дигән уе ныклы булган, күрәмсең. Федотовка мәктәбендә укытучы булып эшләүче, шушы көннәрдә 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Галина Степанова турында әйтүем.
Аның әти-әнисе авылдагы иң тырыш, булдыклы кешеләрнең берсе. Әнисе Анна Порфирьевна гомере буе башлангыч сыйныфларны укытты. Шигырьләр язарга ярата. Гомерлек хоббие - умартачылык. Әтисе Илья Степанович - авыл хуҗалыгы белгече, гомер буе фермада зоотехник, яшьрәк чагында ветеринар да булды. Алар бер ул һәм бер кыз үстерделәр. Балалары да, үзләре кебек, уңган, тәртипле. Гаиләләре белән туган авылларында төпләнеп калдылар.
Галина Ильинична әнисенең һөнәрен үз итте. Кызының Минзәлә педагогика училищесын тәмамлап, туган мәктәбенә укытучы булып кайтуы Анна Порфирьевна өчен зур сөенеч булды. Әниле-кызлы башлангыч сыйныфларда белем бирде алар. Галина беренче көннән үк үзен тырыш, әзерлекле укытучы итеп күрсәтте. Аңа берьюлы өч сыйныф укучыларын укытырга туры килде. Әйтергә генә ансат: көн саен 12-14 дәрескә әзерләнүнең авырлыгын, моның өчен күпме вакыт кирәк булуын ул үзе генә белгәндер. Әмма зарланмыйча, тырышып эшләде һәм уңышларга иреште.
Аның укучылары һәрвакыт уку алдынгылары булды, контроль эшләрне гел яхшы билгеләренә генә үтәде. Математика фәненә гашыйк кеше буларак, югары белемле башлангыч сыйныфлар укытучысы югары уку йортын тәмамлап, математика фәне укытучысы да булып куйды. Шулай ук ул сыйныф җитәкчесе, баянда оста уйнаучы буларак укучыларына бик күп җырлар да өйрәтте.
Теманың дәвамын "Заман сулышы" газетының 65 нче номер саныннан укый аласыз.
Люция Ильина