Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Гармун моңы тынмады

Ел саен Ватанны саклаучылар көне уңаеннан оештырылган концерт карарга гадәтләнгән Иске Иштирәк авылы халкы быел да Мәдәният йортына җыелды. Һәм, әйтергә кирәк, тамашачылар күп килде. Концерт куючыларның моңа шатланулары йөзләренә үк чыккан иде. Кичә гармун моңнары белән үрелеп барды, бер дә тынып тормады. Барысы да үз осталыкларын күрсәтте, авыл яшьләре,...

Ел саен Ватанны саклаучылар көне уңаеннан оештырылган концерт карарга гадәтләнгән Иске Иштирәк авылы халкы быел да Мәдәният йортына җыелды. Һәм, әйтергә кирәк, тамашачылар күп килде. Концерт куючыларның моңа шатланулары йөзләренә үк чыккан иде.

Кичә гармун моңнары белән үрелеп барды, бер дә тынып тормады. Барысы да үз осталыкларын күрсәтте, авыл яшьләре, укытучылар, укучылар матур итеп җырлап-биеп, шигырь сөйләп, килгән халыкның күңелен ачтылар. Кичәне алып баручы - солдат хезмәтен үтәп кайткан егетебез Раил Гыйззәтуллин булды. Ул шулай ук моңлы тавышы белән җыр да бүләк итте.
Хәзерге вакытта туган илне саклаучы егетләрнең әти-әниләрен сәхнәгә чакырып, батыр егетләр үстерүләре өчен рәхмәт әйттеләр һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар. Менә шундый бәйрәм-кичәләр киләчәктә дә уздырылсын иде. Барысының да күңеленә хуш килде. Авыл җирлеге башлыгы Нашат Мәҗитов та бәйрәм белән котлап, кичәне оештыручыларга рәхмәтен җиткерде. Мондый бәйрәмнәр авыл халкының күңелен уята, бер-берең белән аралашып яшәргә ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гармун

2
X