Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Хәтердә калырдай бәйрәм

Хәтерлим мин әле бүгенгедәй Укытучы апам көткәнен... Бу язмамны шулай башлавым очраклы түгел. Күптән түгел Сарабиккол мәктәбендә ике бәйрәмне - Өлкәннәр һәм Укытучылар көнен уздырдылар. Мәктәп укучылары безгә бүләк ясады: укытучы Энҗе Камалетдинова көче белән әзерләнгән концерт күрсәттеләр. Аннан мәктәп директоры Сәлимә Гатина өлкәннәр, яшь укытучы, тәрбиячеләрне бәйрәм белән тәбрик...

Хәтерлим мин әле бүгенгедәй

Укытучы апам көткәнен...
Бу язмамны шулай башлавым очраклы түгел. Күптән түгел Сарабиккол мәктәбендә ике бәйрәмне - Өлкәннәр һәм Укытучылар көнен уздырдылар.
Мәктәп укучылары безгә бүләк ясады: укытучы Энҗе Камалетдинова көче белән әзерләнгән концерт күрсәттеләр. Аннан мәктәп директоры Сәлимә Гатина өлкәннәр, яшь укытучы, тәрбиячеләрне бәйрәм белән тәбрик итеп, җылы теләкләрен җиткерде. Соңыннан чәй табыны янында рәхәтләнеп сөйләшеп, хатирәләр белән бүлештек. Ветеран укытучылар: Мәрзия Корбанова, Рәшит Якупов, Рәхимә Габделганиева, Раушания Мостафина, Асия Исхакова, озак еллар балалар бакчасы мөдире булып эшләгән Фәния Йосыпова матур итеп котлау сүзләре әйтте. Әле былтыр гына бергәләшеп утырган идек, быел ул укытучылар арабыздан китте, Фоат Корбанов, Академия Һилаловаларны әйтүем. Мәрхүмнәрне искә алдык, урыннары җәннәттә булсын.
Ветеран укытучыларыбыз безгә ныклы белем биреп, кеше итте. Ә хәзерге яшь буын балаларыбыз, оныкларыбызга мәгърифәт нуры тарата. Сезгә зур түземлек, нык исәнлек теләп калам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: љлкђннђр кљне