Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

“Иң әйбәт укучы – 2015” ачыкланды

Балалар һәм үсмерләр өчен китаплар атналыгы кысаларында Лениногорск шәһәренең Үзәк китапханәсендә төрле мавыктыргыч чаралар үткәрелде, дип хәбәр итә китапханә директоры урынбасары Елена Афанасьева. Анда, мәсәлән, фестиваль, әдәби кичәләр, уен-викториналар, рәсем, шигырь конкурслары, китап күргәзмәләре һәм башка чаралар үткәрелде. Балалар һәм үсмерләр өчен китаплар атналыгының иң мөһим чараларының берсе - шәһәр...

Балалар һәм үсмерләр өчен китаплар атналыгы кысаларында Лениногорск шәһәренең Үзәк китапханәсендә төрле мавыктыргыч чаралар үткәрелде, дип хәбәр итә китапханә директоры урынбасары Елена Афанасьева.


Анда, мәсәлән, фестиваль, әдәби кичәләр, уен-викториналар, рәсем, шигырь конкурслары, китап күргәзмәләре һәм башка чаралар үткәрелде.
Балалар һәм үсмерләр өчен китаплар атналыгының иң мөһим чараларының берсе - шәһәр һәм районның иң яхшы китап укучысын ачыклау.
Ул Җиңүнең - 70, Лениногорск шәһәренә - 60, "Лениногорскнефть" идарәсенә - 70 ел тулуга багышланды.
Район күләмендә үткәрелгән өлешендә төрле авыллардан 5 нче сыйныф укучылары катнашты. Җиңүче Дипломы һәм Белем Кубогы "Иң әйбәт укучы - 2015" исеме белән Урмышлы мәктәбе укучысы Нәргизә Хисамова яулады. I, II, III урыннарны Айгиз Мөхәммәтҗанов (Куакбаш), Раил Гайнетдинов (Зеленая Роща), Адель Газизова (Иске Шөгер) яулады.
Шәһәр күләмендә үткәрелгән өлешендә шәһәр мәктәпләре укучылары, рәсем, музыка һәм сәнгать педагогия колледжы, нефть техникумы, политехник колледж студентлары катнашты. Җиңүче Дипломы һәм Белем Кубогы "Иң әйбәт укучы - 2015" исеменә 11 нче гимназиянең 10 нчы сыйныф укучысы Ильнара Мифтахова ия булды. I урынны Виктория Нестерова (6 нчы мәктәп), II урынны Яна Яницкая (ЛМХПК), III урынны Айдар Мифтахов (ЛПК) алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: викторина