Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Ике гасыр кичкән татар әбисе

Мөэмин-Каратай авылында гомер итүче Хәрвия апа Вәлиева җан җылысын башкаларга да юмарт өләшүче миһербанлы, ике гасырны кичкән татар әбиләренең берсе. Әтиләре Габделмәлик 1941 елда алты баласын - Хәрвия, Мәрвия, Гамирә, Алмаз, Нариман, Мөгътәсимне, хатыны Мөнирәне калдырып, яуга китә. Менә шул Ватан азатлыгын яклаган солдатның кызы Хәрвиянең күргәннәрен сезгә дә ишеттерәсем...

Мөэмин-Каратай авылында гомер итүче Хәрвия апа Вәлиева җан җылысын башкаларга да юмарт өләшүче миһербанлы, ике гасырны кичкән татар әбиләренең берсе. Әтиләре Габделмәлик 1941 елда алты баласын - Хәрвия, Мәрвия, Гамирә, Алмаз, Нариман, Мөгътәсимне, хатыны Мөнирәне калдырып, яуга китә. Менә шул Ватан азатлыгын яклаган солдатның кызы Хәрвиянең күргәннәрен сезгә дә ишеттерәсем килде.


Әтидән сирәк кенә өчпочмаклы солдат хатлары килеп тора. Миңа да 15 яшь тулып китте. Җәй көнне яшь җилкенчәкне Бөгелмәгә аэродром төзергә җибәрделәр. Ат белән ком-балчык ташыйбыз, кичкә кул аяклар тыңламаска әйләнә. Татарстанның төрле районнарыннан меңләгән кеше китерелгән. Авылдан Гамилә, Моталлип, Мәрьям һәм башкалар белән нуҗа бабай шулпасын шактый чөмердек.

Төзелешкә әти фронттан посылка белән салган өр-яңа җылы фуфайканы киеп килгән идем. Шуны барак почмагында кычкыртып талап салдырып качтылар. Арадан әзмәвердәй гәүдәлесе: "Кемгә дә булса әйтсәң үтерәбез!", - диде. Аннан исән-имин кайткач, алты-җиде яшьтәш белән Зеленодольскида урнашкан хәрби заводка эшкә билгеләндек. Арба чәкүшкәсеннән зуррак тимерләрнең граната икәнлекләренә станок артына баскач кына төшендек. Безне заводка 30-35 яшьләрдәге хатын - вожатый алып бара, ашханәдә ашата, сменабыз беткәч алып кайта. Бердәнбер көнне, ул юкка чыкты. Хәзер эшкә алып баручы да, тукландыручы да, барлыгыбызны белүче дә юк.

Моны күреп тәҗрибәле эшчеләр: "Кызлар, вожатыегыз качкан, ачтан үләрсез, сезне беркем дә гаепләмәс - тотыгыз да кайтып китегез!" - диделәр. Ач-ялангач килеш юлга чыктык. Җәяүләп кайтабыз, кырда башаклар тулышып килгән чак. Юл кырыендагы бер авыл басуында борчак күрдек. Авыздан сулар килә, тик каяндыр атка атланган кыр каравылчысы килеп чыгып безне басудан куып җибәрде. Телне аркылы тешләп, Мөэмин-Каратайга кайтып егылдык.

Теманың дәвамын "Заман сулышы" газетының №24, 2015 ел саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әби