Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Иске Иштирәктә ветераннарга медаль тапшырдылар

Узган атнада Иске Иштерәк мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан юбилей медальләре һәм истәлекле бүләкләр тапшыру тантанасы узды. Хәзерге вакытта Иске Иштирәк авыл җирлегенә караган өч авылда - Иске Иштирәк, Бәкер һәм Ялтауда 32 тыл ветераны бар. Шуларның 20се өйдән чыгып йөри алмыйлар. Авыл җирлеге башлыгы Нашат Мәҗитов алар...

Узган атнада Иске Иштерәк мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан юбилей медальләре һәм истәлекле бүләкләр тапшыру тантанасы узды.


Хәзерге вакытта Иске Иштирәк авыл җирлегенә караган өч авылда - Иске Иштирәк, Бәкер һәм Ялтауда 32 тыл ветераны бар. Шуларның 20се өйдән чыгып йөри алмыйлар. Авыл җирлеге башлыгы Нашат Мәҗитов алар янына үзе барып һәркайсының исәнлекләрен белешеп, юбилей медальләре тагып, бүләкләр өләште.
12 тыл хезмәтчәне мәдәният йортына үзе килгән иде.Тантанага килгән район башкарма комитеты җитәкчесе Наил Залаковветераннарга җылы мактау сүзләрен җиткерде һәм ветераннарга медальләр тапшырды.
Бәйрәм җыр-бию белән үрелеп барды. Чәй табыны артында әби-бабайлар рәхәтләнеп истәлекләре белән бүлеште, сугыш кырларында ятып калган һәм исән-сау кайтып та, бүгенге көндә исән булмаган ветераннар рухына дога кылдылар. Ветераннарыбыз: "Рәхәтләнеп бергә күрешеп ял иттек", дип шатланып, рәхмәт укый-укый өйләренә таралышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: медаль