Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Иске Шөгердә өмә ясадылар (фотолар)

29,30 апрель көннәрендә Иске Шөгер авыл җирлегендә оештырылган өмәләр үтте. Һәрбер оешма мәктәп, клуб, медпунк, авыл Советы хезмәткәрләре әлеге өмәдә бик актив катнашты. Клуб хезмәткәрләре һәйкәл каршын тәртипкә китерсә, Иске Шөгер мәктәбенең укытучылар коллективы армый-талмый мәктәп территориясен "ялт" иттереп куйдылар. Яңа Шөгер авылының чкалов урамы да бердәм булып өмәгә чыкты....

29,30 апрель көннәрендә Иске Шөгер авыл җирлегендә оештырылган өмәләр үтте.

Һәрбер оешма мәктәп, клуб, медпунк, авыл Советы хезмәткәрләре әлеге өмәдә бик актив катнашты. Клуб хезмәткәрләре һәйкәл каршын тәртипкә китерсә, Иске Шөгер мәктәбенең укытучылар коллективы армый-талмый мәктәп территориясен "ялт" иттереп куйдылар.
Яңа Шөгер авылының чкалов урамы да бердәм булып өмәгә чыкты. Урам, ихата мәчет алларын чүп-чардан чистарттылар. Юл кырыенда урнашкан чишмәне чистартып, буяп, кырыйларына чәчәкләр дә утыртып куйдылыр. "Авылыбыз үзенең 100 еллыгын матураеп, чистарынып каршылырга тиеш"- диләр әлеге эштә актив катнашкан Галяутдинова Зөһрә, Ахметова Света, Салахова Гөлфия апалар бертавыштан. "Аллахы теләсә алдыгы оештырылган өмәләрдә дә катнашырбыз әле, дип өйләренә таралыштылар.


Гөлнар Ганиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев