Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Кирлегәч мәктәбендә кызык очрашу булды

Һәр мәктәпнең үз традицияләре булган кебек бездә дә, Кирлегәч мәктәбендә, алар шактый. Шуларның берсе - укучыларның күңеленә бигрәк тә хуш килә торганы - студентлар белән очрашу. Быел да, январь аенда, мәктәпне күптән түгел генә тәмамлап чыккан укучылар очрашуга җыелды. Төрлесе төрле уку йортында укучы студентлар үз уку йортлары, андагы тәртипләр,...

Һәр мәктәпнең үз традицияләре булган кебек бездә дә, Кирлегәч мәктәбендә, алар шактый. Шуларның берсе - укучыларның күңеленә бигрәк тә хуш килә торганы - студентлар белән очрашу. Быел да, январь аенда, мәктәпне күптән түгел генә тәмамлап чыккан укучылар очрашуга җыелды. Төрлесе төрле уку йортында укучы студентлар үз уку йортлары, андагы тәртипләр, турында кызыклы итеп сөйләделәр, укырга керү һәм тулай торакта яшәү шартлары белән таныштырдылар. Очрашу бик җанлы үтте. Укучылар гына түгел, укытучылар да үз эшләренең уңай нәтиҗәсен күреп куандылар. Чынлап та, булдыклы шул безнең укучылар. Алар мәктәптәге билгеләрен аклап кына калмаганнар, ә тагын да зуррак үрләр яулый алганнар. Без сезнең белән горурланабыз! Мәктәптән чыгып китсәгез дә һәр уңышыгыз өчен сөенеп торабыз, кадерле укучыларыбыз!

Кирлегәч мәктәбенең педагог- оештыручысы Земфира Сахапова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев