Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Кирлегәч мәктәбендә семинар узды

Узган атнаның шимбәсендә районның татар мәктәпләреннән тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары семинарга җыелды. "Шәхес тәрбияләүдә гаилә һәм мәктәп бердәмлеге" темасын инновацион формалар кулланып ачарга тырыштык. Һәм бу әйбәт кенә килеп тә чыкты. Физкультура укытучысы Дания Котдусовна "Әтиләр белән көчле без!" - дип исемләнгән очрашу - әтиләр һәм 8-9 класста укучы...

Узган атнаның шимбәсендә районның татар мәктәпләреннән тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары семинарга җыелды. "Шәхес тәрбияләүдә гаилә һәм мәктәп бердәмлеге" темасын инновацион формалар кулланып ачарга тырыштык. Һәм бу әйбәт кенә килеп тә чыкты.

Физкультура укытучысы Дания Котдусовна "Әтиләр белән көчле без!" - дип исемләнгән очрашу - әтиләр һәм 8-9 класста укучы егетләр җыелма командалары арасында волейбол ярышы оештырган иде. Килгән кунаклар төрле яшьтәге әтиләрнең бирелеп уйнауларына, кызларның тәнәфесләрдә чын черлидерларча спорт биюләре белән ял иттерүләренә сокланып утырдылар.

Класс җитәкчесе Рәмзия Минзөфәровна 7 нче класс укучылары һәм аларның әниләре арасында уздырган "Татарча логика" интеллектуаль бәйге исә яңалык буларак шаккаттырды. Бу, бик җанлы үткән, кызыклы ярыш биремнәрен кунаклар үзләренә дә күчереп алдылар.

Мәктәбебездә январь ае - гаилә айлыгы санала. Шуның кысаларында сочинениеләр һәм шәҗәрәләр конкурслары булып узды. "Мин - гаилә - нәсел - халык" эзләнү эшләренә тарих укытучысы Земфира Ильясовна нәтиҗә ясады." Бәхетле гаилә" , "Нәселем һөнәрләре", "Бабамның тормыш юлы " темаларын укучылар аеруча тырышып, оста ачтылар. Һәр чыгыш концерт номерлары белән үрелеп барды. Ленара, әнисе Зөлфия Хайбриева белән шигырь сөйләде, иң актив әниләребезнең берсе - Исламова Рәмилә үзенең өч кызы белән җыр башкарды, Данияр исә әтисе Камил Сахапов белән бергәләп гармунда уйнадылар.

Чын матурлык йөрәктә яши, күзләрдә чагыла һәм эшләгән эшләрдә күренә. Моның шулай булуына кунаклар килүенә махсус әзерләнгән кул эшләре күргәзмәсе ачык мисал. Бәдертдиновлар гаиләсе сәйләннән тезгән чәчәк-гөлләре белән таң калдырса, агачны эшкәртеп ясалган кухня кирәк-яраклары Галимовлар гаиләсенең хезмәт җимеше булды, Магизяновлар гаиләсе бәйләнгән әйберләре белән куандырды.

Семинарда тәкъдим ителгән эш төрләре укучыларда, ягъни киләчәк буын вәкилләрендә, үз үткәненә, тарихына, мәдәни мирасына ихтирам - хөрмәт тәрбияли, димәк, һәр бала үз-үзен яратырга, әби-бабасын, әти-әнисен хөрмәтләргә өйрәнә.

Тәрбиянең төп асылы - мәктәп белән гаиләнең бердәмлегендә. Семинарда без менә шуны күрсәтергә теләдек. Мәктәп һәм гаилә тәрбиясе бербөтен булганда, балага бердәм таләп куелганда гына әлеге эш шатлыклы, ике якка да да канәгатьләнү хисе бирә торган һәм уңышлы була ала.

Рәмзия Зиангирова, Кирлегәч мәктәбе укытучысы .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев