Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Кирлегәчтә сарабикколлылар спектакль куйды (фотолар)

Кирлегәч авылы мәдәният йортына ашыга-ашыга халык җыелды. Килүчеләр арасында олы яшьтәгеләр күберәк. Чөнки бүген ут күршеләр - Сарабиккол авылы үзешчәннәре башкорт язучысы Флорид Буляковның "Әбиләргә ни җитми" дип аталган спектаклен күрсәттеләр. Спектакль бик эчтәлекле, халык тын да алмыйча карады. Артистлар бик килештереп,бик узенчэлекле итеп уйныйлар. Дурт карчык-дурт язмыш.Бердэнбер бабай-Габдулла карт...

Кирлегәч авылы мәдәният йортына ашыга-ашыга халык җыелды.

Килүчеләр арасында олы яшьтәгеләр күберәк. Чөнки бүген ут күршеләр - Сарабиккол авылы үзешчәннәре башкорт язучысы Флорид Буляковның "Әбиләргә ни җитми" дип аталган спектаклен күрсәттеләр.

Спектакль бик эчтәлекле, халык тын да алмыйча карады. Артистлар бик килештереп,бик узенчэлекле итеп уйныйлар. Дурт карчык-дурт язмыш.Бердэнбер бабай-Габдулла карт ролен уйнаучы Рубин абый Мусин,яшьлэрдэн дэ оста итеп уз ролен башкара.

Хәлә - сангырау карчык ролендә - Мортазина Гөлсинә. Баштан аңа җинел роль эләккән дип уйлап утыручылар, соңыннан аны бик матур итеп чыгыш ясавын, яратып тыңлады.

Фатыйма - Гарифуллина Галия. Ул үзенең староста ролен шулкадәр бирелеп, ышанырлык итеп башкара, хәтта кырыс карашы белән дә аңлатып куя.

Әклимә белән Сәлимә-- Мостафина Гөлназ белән Садриева Айсылу-- яшь булсалар да, бик килештереп ,нәкъ әбиләрчә, җаен китереп, ышандырып уйнадылар.

Председатель - Раушания Муртазина -заманына күрә кырыс хуҗа.

Спектакль бик матур килеп чыкты, булдырдыгыз күршеләр. Исэн-сау булыгыз!!! Безгә шундый эчтәлекле спектакль курсәткәнегез өчен сезгә зур рәхмәт!!!

Әлфия Галимова

Премьерадан соң кирлегәчлеләр артистларны кунак иткәннәр.

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев