Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Лениногорск балалар китапханәсе хезмәткәләре нәниләрне юл билгеләре белән дуслаштырды (ФОТОлар)

 Ю. Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсе хезмәткәрләре 30 нчы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен Лениногорск районында «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ профилактика бүлеге җитәкчесе Рахманова Зөлфия Мөдәрис кызы белән очрашу оештырды.

Бүген һәр бала хәзерге урамның дөрес йөри белмәүчеләр өчен куркыныч булуын белергә тиеш.
Шуңа күрә без, балалар китапханәсе хезмәткәрләре, шәһәр урамнарында үзеңне ничек тотарга кирәклеген аңлатырга булдык. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы белү генә безгә курыкмыйча юл аркылы чыгарга мөмкинлек бирә. Чараның беренче өлешендә балалар белән эшләү методисты Галимова Ләйсән Искәндәр кызы балаларга светофорның сигналларын белү, «йөрү өлеше», «җәяүле», «тротуар», «велосипед юллары» төшенчәләре, юл хәрәкәте билгеләре белән җентекләп таныштырды. Кызыклы биремнәр, «Ничек дөрес итеп юл аркылы чыгарга» физкультминуткасын кулланып, юл йөрү кагыйдәләрен исләренә төшерде.

Зөлфия Мөдәрис кызы юл билгеләрен күрсәтте, балаларның белемнәрен ныгытты, балалар бакчасы һәм китапханәгә «Юл билгеләре комплектлары» бүләк итте. Җәмәгать транспортында йөрүнең төп
кагыйдәләре, автомобильдә куркынычсызлык каешын куллану турында сөйләде. Ул балаларның барлык сорауларына да җавап бирде. Барлык балалар да бүләккә яктылык кайтаручы элементлар
алдылар һәм алар ни өчен кирәк икәнен белделәр. Чара ахырында балалар рәхәтләнеп «Юл билгеләре» пазлларын җыйдылар.


методист, Ләйсән Галимова

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X