Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Лениногорск районы Сугышлы мәктәбендә сугыш ветераннары белән очрашу

4 март көнне мәктәптә «Бәйрәмегез котлы булсын ветераннар» дигән очрашу үтте. Сугышлы авылы җирлегендә (Юлтимер авылында) ике ветеран - Хабиров Миңнебай Галим улы һәм Мифтахов Мирза Зәки улы яши. Алар икесе дә урта мәктәпне тәмамлагач 1941 елда сугышка китәләр һәм исән-сау әйләнеп кайталар. Миңнебай бабай гомере буе колхозда агроном булып...

4 март көнне мәктәптә «Бәйрәмегез котлы булсын ветераннар» дигән очрашу үтте. Сугышлы авылы җирлегендә (Юлтимер авылында) ике ветеран - Хабиров Миңнебай Галим улы һәм Мифтахов Мирза Зәки улы яши.


Алар икесе дә урта мәктәпне тәмамлагач 1941 елда сугышка китәләр һәм исән-сау әйләнеп кайталар. Миңнебай бабай гомере буе колхозда агроном булып эшли, ә Мифтахов Мирза бабай авыл советы рәисе булып эшли, хәзергесе вакытта Юлтимер авылы мәчетендә имам вазыйфаларын башкара. Икесе дә хәзерге вакытта балаларының, туганнарының һәм авылдашларының олы хөрмәтен тоеп яшиләр.
Очрашуга килгән ветераннар мәктәп укучыларының стройда йөрү смотрын һәм патриотик җыр бәйгесен, әдәби-музыкаль композицияне бик яратып карады.
Үзләренең чыгышларында алар сугышны кеше тормышын, илне җимерүче, кайгы-хәсрәт китерүче итеп тасвирладылар һәм хәзерге тормышның яшьләр өчен зур мөмкинлекләр бирүен ассызыклап әйтте.
Мәктәп музее экспонатлары һәркемне җәлеп итә, ел дәвамында музейда төрле чаралар үткәрелеп килә. Музей җитәкчесе С.А. Тахавованың чыгышын ветераннарыбыз бик яратып тыңлады, музей материалларын җентекләп карады һәм рәхмәт әйтте. Бу очрашу һәркемнең күңелендә тирән эз калдырды. Җиңүнең 70 еллыгына багышланган эш дәвам итә…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ветеран