Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Лениногорскида "Аулак өй" узды (фотолар)

Күптән түгел генә шәһәребезнең Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәнең милли әдәбият бүлегендә “ Уйнагыз гармуннар” диеп аталган аулак өй кичәсе булып узды.

Әйе, аулак өйгә моңарчы китап һәм сәнгать сөюче дусларыбызга таныш булмаган гармунчылар чакырылган иде ул көнне.

Зәй –Каратай авылы егетләре бертуган Нәҗип һәм Нәсим Шәрифуллиннар
тамашачыга яшьлек елларындагы җырларны бүләк иттеләр . Берсеннән берсе остарак уйный
икән бит алар үзләрнең баяннарында. Моңнары белән тамашачыга таныш шәхес- Хаҗи абый
да өздерде генә гармун телләрендә.
Ә инде Сарабиккол сандугачы- җырчы Шамил абый Насыйбуллин кулына гармуннын алып “
Әллүки” не өздереп уйнап җибәргәч, халык “ Аһ” итте. Талантлы кеше төрле яклап та
талантлы була икән. Аулак өй  халык театры артисткасы Энҗе апа Мусинаның көлкеле шигырьләре,
уеннар белән үрелеп  дәвам итте.

Тәслимә Рафикова

 

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев