Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Лениногорскида "Салават күпере" әдәби клуб эшли

Шәһәребезнең Ю. Гагарин исемендәге үзәк балалар китапханәсендә агымдагы елның башыннан «Салават күпере» әдәби клуб эшадыли башл.

Клубның максаты - балаларда төрле татар шагыйрьләре һәм язучылары  иҗатларына карата кызыксыну уяту.

Шул максаттан чыгып клуб кысаларында китапханә хезмәткәрләре 28 апрель көнне 7 нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен Г. Тукай иҗатына багышланган «Сабый кунелле шагыйрь» дип исемләнгән әдәби сәгать уздырдылар. Чара барышында балалар Г. Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты, әкиятләре, шигырьләре белән таныштылар, төрле “Парын тап”, “Бу кайсы әкияттән?”, “Ау, Шүрәле, син кайда?” кебек уеннарда актив катнаштылар.  Үзләре дә Г. Тукайның “Кызыклы шәкерт”, “Бала белән күбәләк”, “Гали белән кәҗә” шигырьләрен сәнгатьле итеп яттан сөйләделәр. Чара Г. Тукайның “Су анасы” әкиятенә нигезләнеп төшерелгән мультфильм карау белән төгәлләнде.


балалар  әшләре буенча методист 
Ләйсән Галимова

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев